«Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга чираттагы гошер-сәдака партиясен тапшырды
Яшәеш

«Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга чираттагы гошер-сәдака партиясен тапшырды

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды 5 тонна азык-төлек тапшырды. Бу хакта республика мөфтияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу юлы ярдәм алучылар арасында 100 аз керемле һәм күп балалы гаилә, шулай ук Казанның ялгыз һәм өлкән яшьтәге кешеләре бар.

Барлыгы әлегә «Зәкят» хәйрия фонды 350 гаиләне 17 тонна азык-төлек белән тәэмин итте. Аларны элек ТРның Балтач, Балык Бистәсе, Мамадыш, Алексеевское һәм Минзәлә районнары мөселманнары иганә иткән иде.

Фото: Татар-информ

Акция вакытында хәйрия фонды барлыгы 400дән артык мохтаҗ гаиләгә 20 тоннадан артык яшелчә өләшергә планлаштыра.

Гошер-сәдака җыю кысаларында мәчетләрдә яшелчә һәм җимешләр кабул ителә: бәрәңге, кәбестә, кабак, чөгендер, кишер, суган, алма, слива һ.б. Җыелган азык-төлек мохтаҗлар һәм аз керемлеләр арасында оешкан рәвештә бүленәчәк, дип билгеләп үттеләр мөфтияттә.

Татарстан районнарында ярдәм алу өчен урындагы мөхтәсибәтләргә, ә Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Республика башкаласында гошер җыелмый, әмма мохтаҗларга өләшелә.

Гошер – сәдаканың аерым төре: мөселман кешесе сезонда алган уңышның уннан бер өлешен мохтаҗларга бирергә тиеш. 1917 ел революциясенә кадәр татар мөселманнарында  гошер-сәдака җыю гадәти практика иде. Хәзер ул Татарстан мөселманнарының дини практикасына ТР баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм 2012 елда һәлак булган дин һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов инициативасы белән кайта. Үткән 2025 елда республика мөселманнары 1201 тоннадан артык гошер җыйды.


Нет комментариев