Газетада балаларын туганнарында башта вакытлыча, аннары бөтенләйгә калдыручылар турында укыдым да, аптырадым әле. Мин андый хәлне бездә генә дип торам. Уйлап карасаң, шаккаткыч бит инде. Әйтерсең аңардан бала табып бирергә мин сораган! Әле карамасаң үпкәлиләр!
Минем исемем Тәскирә, Яшел Үзәндә яшибез. Кияүгә яшьли чыктым, унсигез генә иде, ә иремә егерме сигез. Өйләнешкәч үк аерым яши башладык – мин өстәмә эш таптым һәм хезмәт хакым фатир арендасына түләргә җитеп барды, иремнең акчасына яшәдек. Ә аның исеме Тәбрис. Әйе, исемнәребезнең охшаш булып туры килүе үзебезгә дә кызык.
Институтны тәмамлап, кулыма диплом алгач, яхшы эшкә урнаштым һәм ипотека алырга булдык. Беренче взносның өчтән ике өлеше инде бар иде, калганнарын ике як әти-әниләр өстәде. Ипотеканы тиз түләп бетердек, унбиш ел урынына җиде елда яптык. Ниһаять, иркен ике бүлмәле фатирның тулы хокуклы хуҗалары булдык.

Тәбриснең Венера исемле сеңлесе бар. Шәхси тормышы барып чыкмады, ике әтидән ике кызы бар, ә үзе бер генә тапкыр да законлы рәвештә кияүгә чыгып карамады. Ул иремнең әти-әнисе белән, биш җан өч бүлмәле хрущевкада яшиләр.
Ипотекабызны түләп бетергәч, ял көннәрендә Венера безгә бик еш килә башлады.
Башта, шушы тирәдә идем, кереп чыгарга булдым, дигән итенде (безнең өй шәһәр үзәгендә – кибетләр, базар, парк, күл якында гына). Аннары, кечкенә кызын бездә калдырып, зур кызы белән киноларга йөри башлады. Ике яшьлек чит кеше баласын карау миңа бик рәхәтме? Иремә бу хакта әллә ничә әйттем, ул кул гына селтәде. Яллларда кечкенә кызны безгә ташлау традициягә әйләнде дисәм дә була.
Август ахырында каенатамның туган көне һәм без барыбыз да аларда җыелыштык. Бәйрәм табыны артында яңалык та җиткерделәр – Венераның зур кызын безнең өйдән ерак түгел гимназиягә күчергәннәр. Кыз чынлап та яхшы укый, отличница, олимпиадаларга гел йөри. Шунда Венера өстәп тә куйды: алар әлеге мәктәптән ерак яшәгәнлектән, Эльвина бездә куначак, ә ял көннәрендә өенә кайтачак икән. Мин мондый «заява»дан артыма утырдым һәм үземнең моның белән риза түгеллегемне, Эльвина бездә яшәмәячәген әйттем.
Ирем өстәл артында тавыш куптарды, аны башкалар күтәреп алды.

Мин ачуымнан тордым да, ялгызым гына өйгә кайтып киттем. Тәбрис иртән генә кайтты, әтиләрендә кунды. Без бу ситуация буенча тагын бер кат сөйләштек. Үземнең нигә каршы булуымны аңлаттым: минем эштән кайткач өемдә чит кешене күрәсем килми, арган килеш керләрен юасым, ашарга әзерлисем килми. Ирем кабат үз фикереннән чигенмәде, имеш, алар безнең туганнарыбыз, алай итәргә ярамый.
Минем эштә нәкъ шул вакытта ай ярымлык командировка килеп чыкты. Башка вакыт булса, әлбәттә баш тартыр идем. Ә хәзер Тәбрис Эльвинаны үзебезгә алырга җыенгач, ризалаштым. Кич кайткач, аңа бу хакта хәбәр иттем. Ул, әлбәттә, канәгатьсезлеген белдереп (әле ничек кенә!), «юлыңа ак җәймә»не теләде.
Командировкамның икенче атнасында ук миңа шалтыратып, ничек аңа племянницасы белән читен булуыннан зарланды. Әлбәттә, башкасын көтмәгән дә идем. Аның беркайчан да өйдәге эшләрне белгәне дә юк, ә монда эштән соң бала карарга: ашатырга, дәрес әзерләүне контрольда тотарга, юарга, җыярга кирәк. Нәтиҗәдә, Тәбрис бер айга көчкә түзде.
Мин командировкадан кайткач, туган көнем булды. Үземнең әти-әниләрем һәм иптәш кызларым белән көнендә билгеләдек, ә иремнең туганнарын ялга туры китереп чакырдым. Венера белән каенанам кич буе төксе чырай белән утырды. Мәҗлес өстәле артында да, шул сәбәпле, киеренкелек сизелде.
Ахырда Венера түзмәде, шартлады: имеш без Тәбрис белән сволочлар, племянницаларны үзебезгә яшәргә алмыйбыз, тормышта бик яхшы урнашканбыз – балаларсыз иркен ике бүлмәле фатирда берүзебез яшибез. Ә аңа ничек тә булса үз тормышын төзергә кирәк, ирләр белән танышырга комачауламасыннар өчен, кызларын безгә бирмәкче булган.
Мондый чәпченүне ишетеп, Тәбрис белән шок хәлендә калдык һәм өйләренә кайтып китүләрен үтендек. Каенатам яхшы кеше минем, ул шунда ук кызын тыйды. Ә менә каенанам кызын яклады. Ул кичне без «в пух и прапх» пыр килеп әрләштек.
Ул вакыйгадан бер ел үтте инде, ә без әле дә каенатам белән генә аралашабыз. Венера белән каенанам безнең белән сөйләшми. Моңа бик борчылмыйм да, яшәсеннәр шунда, исән-сау булсыннар, авырмасыннар.
Тыныч тормыш теләп калам.
Нет комментариев