Рус Әҗәле авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар истәлегенә Хәтер скверы ачылды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Рус Әҗәле авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар истәлегенә Хәтер скверы ачылды

Районыбызның иң борынгы авылларының берсе булган Рус Әҗәлендә зур һәм истәлекле вакыйга булды. Авыл халкы һәм кунаклар бирегә Ватанны саклап яу кырында башларын салган якташларын искә алырга, тылда Җиңү өчен көч куйган кешеләргә рәхмәт белдерергә, тарихка хөрмәт күрсәтергә җыелды.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Биредә элеккеге кечкенә һәйкәл урынында төзекләндерелгән Хәтер скверы барлыкка килде.

Фото: Илсөя Садыйкова

Республика гранты һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән авыл үзәгендә яктыртылган, яшелләндерелгән, матур һәм уңайлы яңа җәмәгать киңлеге булдырылды. Скверда һәйкәл ачылып, аңа чәчәкләр салынды.

Илсөя Садыйкова фотосы

Рус Әҗәленең тарихы XVII гасырның икенче яртысына барып тоташа. Авыл гасырлар дәвамын да үзенең хезмәт сөючән кешеләре белән дан тоткан. Ә иң авыр сынауларның берсе – Бөек Ватан сугышы еллары. Рус Әҗәле, Агишево һәм Вознесенский бистәсен берләштергән Рус Әҗәле авыл җирлегеннән фронтка киткән 82 якташ туган якларына әйләнеп кайта алмаган. Аларның исемнәре бүген дә онытылмый.

Бу җирлектән чыккан батырлар арасында Советлар Союзы Герое Галләм Морзахановның исеме аерым урын алып тора.

Татар Наратлысы авылының данлыклы улы сугыш кырында күрсәткән батырлыгы өчен 1945 елда югары исемгә лаек була.

Фото: Илсөя Садыйкова

Хәтер скверы – ул бары тик төзекләндерелгән территория генә түгел. Ул – киләчәк буыннарга тарихны сөйләүче, авыл халкын берләштерүче урын. Биредә бүгенге һәм киләчәк буыннар үткәннәрне искә ала, үзләренең тамырларын тоя алачак.

«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин өчен дә безнең район аерым бер урын алып тора. Нәкъ менә шушы җирлектә аның хезмәт юлы башланган, беренче улы Илфан да биредә дөньяга килгән.

– Зеленодольск районы минем өчен бик якын һәм кадерле. Нәкъ менә шушы җирдә мин хезмәт юлымны башладым, әти булдым. Шуңа күрә, бу якларның һәр авылы, һәр кешесе күңелемдә аерым урын алып тора, – диде Әгъзам Саматович.

Фото: Илсөя Садыйкова

Ул Рус Әҗәлендә хезмәт куйган кешеләрнең һәрберсен җылы сүзләр белән искә алды. Фәһимә Гыйниятуллинаның хезмәт алдынгысы, тырыш һәм актив савымчы булуын, Разия Ибраһимованың пешергән ашларының һәркемгә әниләренең җылы кулларын хәтерләтүен сөйләде. Аның чыгышын тыңлаганда шуны аңларга була иде: Әгъзам Саматович өчен авыл тарихы – ул коры саннар һәм исемнәр генә түгел, ә аның белән бергә эшләгән, аралашкан кешеләрнең язмышы, хезмәте, истәлеге.

– Без бүген биредә шушы кешеләрне искә алабыз. Аларның хезмәте белән авыл яшәгән, үскән. Бүгенге йөзе дә, киләчәге дә аның тырыш халкына бәйле. Шуңа күрә, без тарихыбызны онытмаска, хезмәт белән авылны күтәргән кешеләрнең исемнәрен кадерләргә тиешбез, – дип ассызыклады ул.

Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев та бу көннең әһәмиятен билгеләп үтте һәм әлеге изге эшкә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтен җиткерде.

Фото: Илсөя Садыйкова

– Әгъзам Саматовичка аерым рәхмәт әйтәсем килә. Ул безне шушы зур эшкә рухландырды, ярдәм итте һәм бүгенге нәтиҗә мине бик сөендерә. Без авылның матур, төзек булуын телибез. Район буларак, без социаль объектлар төзергә дә, мәктәпләрне ремонтларга да әзер. Әмма моның иң мөһим шарты бар – авылда тормыш дәвам итәргә, балалар туарга тиеш. Авыллар яшәүдән туктамасын, аларда балаларның шат авазы яңгырасын, – диде Михаил Афанасьев.

Бу көнне Рус Әҗәлендә сугыш елларында Җиңүгә өлеш керткән якташлар гына түгел, ә авылның һәм күмәк хуҗалыкның үсешенә үз хезмәтен багышлаган кешеләр дә хөрмәтләнде. Аларга бүләкләр тапшырылды. Һәрбер исем артында – еллар буе тырыш хезмәт, туган җиргә тугрылык.

Чара кысаларында авыл уңганнарының күргәзмәләре тәкъдим ителде, көзге уңыш белән бизәлгән фотозона кунакларны үзенә җәлеп итте. Концерт программасы, кайнар пылау һәм хуш исле чәй бәйрәмгә аерым ямь өстәде.

Фото: Илсөя Садыйкова

Ә иң мөһиме – Рус Әҗәлендә ул көнне авылның җаны сизелде. Өлкәннәр үткәннәрне искә алды, яшьләр тарих белән танышты, авылдашлар бер-берсе белән аралашты. Кунаклар да бу җылылыкны тоеп өлгерде. Әгъзам Гобәйдуллин да, Михаил Афанасьев та: «Беләбез, инде тәмамларга вакыт, әмма сезнең яннан китәсе дә килми», – дип шаяртты.

Фото: Илсөя Садыйкова

Рус Әҗәлендә ачылган Хәтер скверы шуны искә төшерә: үткәннәрне онытмыйча, бүгенгене кадерләп, киләчәкне төзергә кирәк. Җиңү өчен көрәшкән 82 якташның исемнәре дә, авылны еллар дәвамында күтәргән хезмәт кешеләренең истәлеге дә киләчәк буыннарга тапшырылырга тиеш.

Авыл яши икән – хәтер дә яши. Ә хәтер барда, туган җирнең рухы да яшәячәк.


Нет комментариев