Бер гаиләдә өч буын вәкиле Ватан сагында
Безнең геройлар

Бер гаиләдә өч буын вәкиле Ватан сагында

Бөек Ватан сугышыннан соң дөньяда тынычлык урнашты һәм ул инде беркайчан да бозылмас кебек иде. Әмма, ни кызганыч, шул чорның михнәтләрен татыган буын ничек кенә «балаларыбызга күрергә язмасын» дип теләсә дә, аларның балаларын һәм оныкларын да мондый язмыш сынавы әйләнеп узмады.

Бүгенге язмабыз нәкъ шундый – Бөек Ватан сугышы ветераны, әфганчы-интернационалист һәм махсус хәрби операциядә катнашучы – өч буын ирегетләре Ватаныбызның иминлеген саклау өчен сугыш чынбарлыгы белән күзгә-күз очрашкан гаилә турында.

Әтисе, энекәше һәм улы турында безгә Олы Якедә туып үскән һәм бүгенге көндә шунда яшәүче Рафыйк Мөхәммәдияров сөйләде. «Үзебезнең авылда мин башка андый гаилә барлыгын белмим», – диде ул.

БЕРЕНЧЕ БУЫН

Фото: редакция архивыннан

1924 елның 10 маенда туган Галимҗан Фәйзрахман улы Мөхәммәдияров унсигезе дә тулмаган килеш, 1942 елның февралендә фронтка алына. Ул вакытларда илебез, кулына корал алырга сәләтле һәркемне, фашист илбасарларына каршы көрәшкә чакыра. Рафыйк абый әйтүенчә, әтисе Балтыйк буе фронтында сугыша, рядовой була. Җиңү белән, 1946 елда туган авылы Олы Якегә исән-имин әйләнеп кайта. 1954 елда авылдашы Наҗия исемле кыз белән гаилә корып, ике кыз һәм өч ул үстереп, аякка бастыралар. Гомерләре буе колхозда хезмәт куялар: Галимҗан абый ат җигә, Наҗия апа бозаулар карый.

– Әти дә, энекәшем белән улым кебек үк, сугыштагы хәлләр турында сөйләргә яратмады. Сорау бирсәң дә, йә шаяртып куя, йә күзләрен еракка төбәп, барлык хатирәләрен эчтән генә кичерә иде. Салкын окоплар, күңеленә җылы бирүче авылдан килгән сирәк хатлар, һәр бәрелештән соң җиңүләргә шатланулары, полкташларын югалту ачысы һәм Җиңү тантанасы – барысын да гомере буе күңелендә саклаган инде ул, онытырлыкмы соң?! – ди Рафыйк абый. – Әти, Аллаһка шөкер, матур гомер кичереп, 77 яшендә бакыйлыкка күчте. Без аның белән горурланабыз.

ИКЕНЧЕ БУЫН

Фото: редакция архивыннан

Мөхәммәдияровлар гаиләсендә 1966 елда дөньяга килгән Рәис Галимҗан улына да, әтисе кебек үк, Ватан иминлеге сагына басарга туры килә. Ул 1984 елда Армия сафларына хезмәткә чакырылып, Әфганстанга эләгә. Бу инде тыныч тормышта үскән буын өчен көтелмәгән, башка төрле сугыш була. Туган йорттан еракта, кайнар кояш астында, таулар арасында... Рәис тә батырлыклары белән мактанырга яратмый, әмма интернационал бурычын үтәп кайткан егет яшәүнең, дуслыкның, бер-береңә терәк булуның кыйммәтен үз җилкәсендә татый.

Бу хисләрнең кадерен үлемнең, йөрәкне елатырлык фаҗигаләрнең күзләренә күп тапкырлар баккан кеше генә аңлый. Ә Рәискә, һәр көнне гомерен куркыныч астына куеп, үзенең хәрби КамАзы белән Әфганстанның тауларында тар гына юллардан азык-төлек, кирәк-яраклар ташырга туры килә.

– Бик кызганыч, наградалар белән шундый җирләрдән исән-сау әйләнеп кайткан энекәшемнең гомере кыска булды, тыныч тормышта өзелде. 1991 елда гаилә корды. Тик, нишләтәсең, шулай язган күрәсең, 43 яшендә китеп барды, урыны оҗмахта булсын... – дип уртаклашты Рафыйк абый.

ӨЧЕНЧЕ БУЫН

Фото: редакция архивыннан

Бүгенге көндә әлеге гаиләдә, дәү әтисе белән абыйсы кебек үк, Ватаны каршында ир-егетлек бурычын Алмаз Рафыйк улы үтәгән. Аңа 2022 елда, беренчеләрдән булып диярлек, повестка килә.

– Бергә эшләүчеләр арасыннан мобилизациягә чакыру егерме кешегә килде, нибары бишебез генә киттек. Берсе белән «тегендә» күрешү насыйп булды. Повестканы кулыма алгач, күңелдә төрле хисләр дулкыны кузгала бит инде, шок хәлендә калдым, әмма курку юк иде. Шунда әтинең энесе, Әфганстанда хезмәт иткән яраткан абыем Рәисне уйладым. Димәк, безнең нәселдә буын саен кемгәдер шундый сынау узарга язган, дидем һәм бик күпләр кебек, бармый калу өчен, бернинди юллар һәм сәбәпләр эзләмәскә булдым. Аллаһка тапшырган, ни язган – шул булыр, дигән карарга килдем, – дип уртаклашты бик тә аз сүзле Алмаз.

Ул абыйсы Рәисне җылы сүзләр белән телгә алды. «Без абый белән бик якыннар идек, аның тәрбиясендә үстем дисәм дә була, чөнки каникуллар авылда, аның янәшәсендә узды. Чын ирләрчә, нык характерлы булырга өйрәтте, кирәкмәгән яки ярамаган нәрсәләр өчен «биргәләп» алырга да күп сорап тормады һәм нәкъ менә шулары өчен мин аңа күбрәк тә рәхмәтле әле. Әфганстандагы күргәннәре турында сөйләргә яратмаса да, кайбер очракларны искә ала һәм мин аларны йотлыгып тыңлый, абый белән чиксез горурлана, аңа охшарга тырыша идем. Шуңа, МХОга бармый калу намусымның тынычлыгын алыр иде», – диде ул.

...Сентябрьдән «Казань-Экспо» базасында бер ай тирәсе көтәләр алар. Билгесезлектә көтүнең ничек авыр булуын барыбыз да белә. Күңелле җиргә сәфәр түгел бит. Ниһаять, бер эшелонны озаталар. Алмаз Луганск халык республикасына кузгалган икенче эшелонга эләгә. Ул вакытта инде ул полкташлары өчен «Муха» (Мухамедияров фамилиясеннән кыскартып) позывнойлы сугышчыга әверелә.

– Мин 7нче мото-стрелоклар ротасына билгеләндем. Тиешле урынга барып җиткәч, безне машиналарга төяп, урман-посадкага алып киттеләр. Һөҗүм итә башладылар һәм безгә машиналарны бушатырга өч минут вакыт бирелде. Блендаж казып, дроннар һәм атакалардан ышыкланырга урын булдырдык. Дошман сугышчылары без урнашкан җирдән 700 метр ераклыкта гына, сөйләшкәннәренә кадәр ишетелеп тора иде, – дип, ул көннәрнең хатирәләрен яңартты Муха-Алмаз.

2023 елның августында ул отпускада булып китә һәм сентябрьдә якыннарына яралануы турында хәбәр итә. Якындагы посадка буенча барганда ул җирдә яткан ят әйберне күрә һәм үзе дә уйлап бетермичә, инерция белән, кызыксынып кулына ала... Ә ул дошманнар махсус калдырган «сюрприз-бүләк» булып чыга. Шартлаудан Алмазның сул кулындагы өч бармагы өзелә, берсен ялгап, тегеп куялар, әмма ул эшләми. Воронеж госпиталендә ике ай ятканнан соң, тернәкләнү уза һәм аны ул вакытта гамәлдәге закон нигезендә, «хәрби хәрәкәтләрдә катнашырга яраксыз» дип, өченче группа инвалидлык биреп, комиссовать итәләр.

Бүген Алмаз МХОга киткәнче эшләгән оешмада – Олимпия резервлары спорт мәктәбендә шофер булып хезмәт куя. Киләчәктә гаилә корып, тыныч тормышта, әти-әнисен оныклар белән сөендерергә планнар кора. Шулай булсын, Аллаһның «амин» дигән вакытына туры килсен, чөнки Рафыйк абый улының башлы-күзле булуын бик тели.

ʺИЛЕБЕЗ ТАРИХЫ – КЕШЕЛӘР ЯЗМЫШЫ

Мөхәммәдияровлар кебек гаиләләр – буыннар бәйләнеше үрнәге. Илебез тарихы алар кебек гади кешеләр язмышыннан, аларның батырлыгы һәм фидакарьлегеннән тора. Һәйкәлләргә исемнәре уелып язылганнар гына герой түгел. Алар – туган илгә куркыныч янаганда Ватан каршында ир-егетләр бурычына тугры калган Галимҗан, Рәис, Алмаз кебек гап-гади кешеләр. Һәм без, тынычлыгыбызны яклап кайнар нокталарда булган якташларыбызны хөрмәт итәргә, якты истәлекләрен сакларга тиеш.


Нет комментариев