***
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
- Организм тозсыз яши алмый. Ул иң беренче чиратта, матдәләр алмашы өчен кирәк. Халык телендә "тоз" дип аталган натрий хлориды мускуллар, гормоннар эшчәнлегендә дә катнаша. Безнең тән тукымасы, мускул, күзәнәкләр – барысы да суга мохтаҗ. Тоз исә аларга кирәкле суны организмнан чыгармыйча саклап тота.
- Тоз иң беренче чиратта кан басымын күтәрә. Тозны чамадан тыш күп кулланган кешегә бөер һәм бавыр авырулары килеп чыгу куркынычы яный. Тоз күпкә китсә, организмдагы кальций юыла. Димәк, тешләр, сөякләр дә зәгыйфләнә дигән сүз. Кальцийга кытлык аркасында остеопороз чыгарга мөмкин. Тозны кирәгеннән артыгын куллану аркасында йөрәк, кан тамырлары авырулары, шикәр чире, хроник авырулар килеп чыгу куркынычы бар. Тозны күбрәк ашаган саен, тозлы ризыкны тагын да күбрәк ашыйсы килә, шуңа күрә чама хисен сакларга кирәк.
САУЛЫК/ЗОЖ
Нет комментариев