Михаил Афанасьев баскычларны реконструкцияләү эшләренең барышын тикшерде
Яшәеш

Михаил Афанасьев баскычларны реконструкцияләү эшләренең барышын тикшерде

Яшел Үзәндә мондый баскычлар барлыгы бишәү.

Кайчандыр бу баскычлар заводлар балансына караган һәм хезмәткәрләр өчен җәяү йөрү юлы булып хезмәт иткән.

Вакыт узу белән баскычлар хуҗасыз калган һәм җимерелә башлаган. Бу мәсьәлә буенча социаль челтәрләрдә дә бик күп мөрәҗәгатьләр килде.

Бу эшкә зур әзерлек һәм көч куелды: объектларны барлаудан алып төзекләндерү эшләрен башлауга кадәр шактый юл үтелде. Татарстан Республикасы җитәкчелеге дә зур ярдәм күрсәтте.

Бүгенге көндә эшләр Шустов һәм Норкин урамнарындагы ике объектта алып барыла.

2027 елда тагын ике баскычны торгызу планлаштырыла.

Михаил Афанасьевның MAX каналыннан алынды


Нет комментариев