«Кырлай» урынына аттракционнар паркы барлыкка киләчәк
Татарстан башкаласында юк ителгән «Кырлай» паркы урынына аттракционнар белән яңа ял урыны барлыкка киләчәк.
Бу хакта укучылар белән ачык очрашуда шәһәр мэры Илсур Метшин сөйләде.
– Бүгенге көндә карар кабул ителде — Татарстан Рәисе йөкләмәсе буенча бер компания Җиңү паркы территориясендә урнашачак аттракционнар паркының проект документациясен эшләү белән шөгыльләнә, – дип сөйләде Метшин.
Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, гамәлгә ашырыла торган проектны «Кырлай»дагыга караганда аттракционнар дәрәҗәсе буенча зуррак һәм масштаблырак итү планлаштырыла. Ә хәзерге вакытта Илсур Метшин «Елмай» паркына йөрергә киңәш итте.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев