Бүген Яшел Үзәндә күпбалалы Трубкиннар гаиләсе өчен истәлекле вакыйга булды. Ун бала тәрбияләүче гаиләгә микроавтобус ачкычы тапшырылды.
Тантаналы чарада ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.
Күпбалалы гаилә өчен микроавтобус — көндәлек тормышта аеруча кирәкле ярдәм. Ун бала үстергән әти-әнигә балаларны мәктәпкә, түгәрәкләргә һәм башка чараларга йөртү, шулай ук гаилә белән бергә юлга чыгу өчен уңайлы транспортның әһәмияте зур.
Трубкиннар гаиләсенә автомобиль ачкычы тапшыру тантанасы күпбалалы гаиләләргә күрсәтелә торган дәүләт ярдәме чараларының бер мисалы булды. Мондый ярдәм гаиләләрнең көнкүрешен җиңеләйтергә, балалар тәрбияләү өчен уңайлы шартлар тудырырга һәм күпбалалы гаиләләргә игътибарны арттырырга юнәлдерелгән.
Әлеге чарадан Илсөя Садыйкова ФОТОРЕПОРТАЖын тәкъдим итәбез.
Нет комментариев