Яшел Үзән шәһәренең «Йолдызлык» 10нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче дүрт яшьлек Самир һәм Эльвина I Республикакүләм «Камал театры дөньясы» конкурсында I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.
Фото/Видео "Йолдызлык" балалар бакчасы MAX каналыннан алынды
Әлеге конкурс күренекле татар драматургы Галиәсгар Камалның тууына 150 ел тулуга багышланган иде. Яшь сәләтләребез театральләштерелгән тамашаны югары дәрәҗәдә тәкъдим итеп, жюриның югары бәясен алды.
Конкурс балалар өчен сәхнә осталыгын күрсәтү мөмкинлеге генә түгел, ә татар театры тарихы белән танышу мәйданы да булды. Самир белән Эльвина 1906 елда Казанда драма театрында куелган беренче спектакль тарихын өйрәнделәр. Шулай итеп, нәни артистлар татар мәдәниятенең бай мирасына тагын бер адым якынайдылар.
Дүрт яшьлек балаларның шундый зур конкурста уңышлы чыгыш ясавы – аларның тырышлыгы, сәләте һәм педагогларның нәтиҗәле хезмәте җимеше.
Самир белән Эльвинага киләчәктә дә иҗади уңышлар, яңа җиңүләр һәм сәхнәдә якты чыгышлар телибез!
Нет комментариев