Казанда 6, 8, 9, 12 номерлы троллейбус маршрутларының хәрәкәте вакытлыча туктатылды.
Сәбәбе — Мавлютов урамы, 17нче йорт янында контакт челтәренең зарарлануы. Бу хакта «Метроэлектротранс» хәбәр итте.
Челтәрнең зарарлануына инфраструктураның тузуы сәбәпле булган. Язмада зарарланган челтәрнең төтенләве һәм очкынлануы күренә. Урында МУП «Метроэлектротранс»ның авария хезмәтләре эшли.
Пассажирларны үз маршрутларын алдан планлаштырырга чакырдылар.
Вечерняя Казань
Нет комментариев