Юныс Тимершин медицина юлын абыйсы үрнәгендә сайлый
Яшәеш

Юныс Тимершин медицина юлын абыйсы үрнәгендә сайлый

Гомере буе, 52 ел (!) үз һөнәренә тугры, Яшел Үзәндә бердәнбер спорт табибы булган Юныс Тимершин белән очраштык.

Язмам герое Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый. Табиб һөнәрен сайлауга абыйсы Искәндәрнең дә йогынтысы зур була. Ул да медицина институтында укып, гомерен кешеләргә ярдәм итүгә багышлаган. Урыны җәннәттә булсын.

Яшь белгечнең хезмәт юлы Яшел Үзәндә башлана. Бер елга якын хатын-кызлар консультациясендә клиник лаборатория табиб-лаборант булып эшли.

Ә 1975 елда аның һөнәри тормышында яңа этап башлана – Юныс Тимершин физкультура диспансерына күчә. Әлеге диспансер 1974 елның декабрендә ачылган була. Ул вакытта медицина учреждениесе Кабачищеда, элекке балалар бакчасы бинасында, Идел буенда урнашкан була. 1985 елда диспансер Гагарин урамына күчә. Бүген исә белгечләр Тургенев урамындагы 10нчы йортта эшли. Шулай итеп, дистә еллар буе Юныс Тимершинның эшчәнлеге спорт һәм медицина белән тыгыз бәйле.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина

Спортчыларның сәламәтлеге – зур җаваплылык

Бүген ул балаларны да, өлкәннәрне дә кабул итә. Спорт белән шөгыльләнергә теләгән, төрле ярышларда катнашырга җыенган кеше иң элек медицина тикшерүе үтә. Аның сәламәтлеге спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирәме, организм физик йөкләнешкә әзерме – боларның барысын да табиб бәяли.

Яшел Үзәндә җиде спорт мәктәбе эшли. Спорт клублары да бар. Спортчылар медицина тикшерүенә даими килә. Юныс Тимершин янына шәһәребездән генә түгел, Казаннан, Волжскидан да мөрәҗәгать итүчеләр бар. Күпчелек очракта ул спорт белән шөгыльләнергә рөхсәт бирә. Әмма һәр кешенең сәламәтлеге төрле. Кемнеңдер кан басымы югары, хроник авырулары булырга мөмкин. Шуңа күрә, табиб өчен иң мөһиме – кешенең теләген генә түгел, аның саулыгын да исәпкә алу.

Балаларның сәламәтлеге нинди?

Спорт медицинасы белгече буларак, Юныс Тимершин балаларның физик яктан ныклыгын даими күзәтеп тора. Аның сүзләренчә, бүген аларның якынча 70-80 проценты сәламәт дип бәяләнә. Медицина тикшерүе вакытында алар өч төркемгә бүленә. Спорт белән шөгыльләнүче бала өчен мондый тикшерүләр аеруча мөһим. Чөнки организмга физик йөкләнеш биргәндә аның мөмкинлекләрен дөрес бәяләү кирәк.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина

Һәр иртә – физкультура

Үзе дә сәламәтлеккә игътибарлы булырга тырыша Юныс Тимершин. Иртәсен физик күнегүләрдән башлый, җәяү йөрергә ярата. Мөмкин булса, автобуска утырмый – саф һавада йөрү кәефне күтәрә. Витаминнар куллана, һава торышына карап саклану чараларын күрә.

– Күп очракта нәселдән килгән сәламәтлекнең әһәмияте зур. Кешенең нинди коллективта эшләве дә роль уйный. Мин үзем сәламәт яшәү рәвешен алып барырга тырышам, – ди ул.

Спортка мәхәббәте дә балачактан ук килә. Юныс Тимершин Олы Ачасыр авыл мәктәбендә укыганда спорт гимнастикасы белән шөгыльләнә. Әмма бу мавыгуы озакка сузылмый – бер-ике елдан соң физкультура белән күбрәк мөстәкыйль рәвештә шөгыльләнә башлый.

1969 елда гаиләсе белән шәһәргә күчеп киләләр. Монда ул үз гаиләсен кора. Хатыны Мөршидә белән бер ул үстерәләр, бүген инде оныклары да бар.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина

«Эш – икенче өем кебек»

52 еллык хезмәт юлына карамастан, Юныс Тимершин өчен эш әле дә тормышының аерылгысыз өлеше булып кала.

– Эш – икенче өем кебек, – ди ул.

Аның өчен табиб булу – кешеләрне кабул итеп, авыруны ачыклап, киңәш бирү генә түгел. Сәламәтлекне сакларга ярдәм итү, вакытында кисәтү, дөрес юл күрсәтү дә зур әһәмияткә ия. Ә озын гомернең серен ул гади генә итеп аңлата: күбрәк хәрәкәтләнергә, саф һавада йөрергә, үзеңне сакларга һәм, иң мөһиме, күңелне төшерерлек сәбәпләр эзләмәскә.

– Күбрәк елмаегыз. Мәдәни чараларга йөрегез, кунакка барыгыз, күңел белән ял итегез. Уфтанырга ярамый, – ди Юныс Тимершин.

Әңгәмәдәшемнең бу алтынга тиң киңәшләрен девиз итеп күз алдына язып куйсак та була. Чөнки бүгенге тынгысыз тормышта кешеләргә нәкъ менә шул елмаю җитми дә инде. Әйе, кешенең сәламәтлеге табиб кабинетында гына түгел, көндәлек тормышта да формалаша. Ә аны саклау һәркемнең үзеннән тора. Исән-сау булыйк!


Нет комментариев