Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иркә: «Артурым анда! Күнеп беттек дисәм, алдармын!»

Җырчы Иркә үзенең бүгенге халәте һәм махсус хәрби операция зонасында булган ире Артурның хәлләре турында язган.

Артурның анда киткәненә бер ел да ике ай вакыт үтеп китте. Күнеп беттек дисәм, алдармын! Сагынабыз…

Без өйдә 4 кыз бер-беребезне тотып торабыз, мин моңсулансам, алар бөтен көчләрен куеп, мине ул халәттән чыгарырга тырышалар, алар кәефсезләнсәләр, мин бөтен игътибарымны аларга юнәлтәм! Төрле кызык видеолар төшереп җибәрәбез. Кыскасы, ул безгә, без аңарга бер күңелсезлек күрсәтмибез. Минем эчке халәтем минем җырларымда. Мине Ходайдан, тугры тамашачымнан, әни һәм балаларымнан да әйбәтрәк аңлаучы юк. Чеметүләр, көлүләр, төрттерүләр һәм башкалары килгәли. Алар өчен рәхмәт, тагын да акыллырак булырга булышасыз.

Артур төрле вакытлардан җыелган видеолар бу. Без көн дә аның белән, җае чыкканда сөйләшәбез. Ни ашаганын, кая йоклаганын һәм башкасын көн саен диярлек белеп яшибез. Без сине көтәбез, - дигән Иркә. 

Чыганак: @tatartoday 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Иркә: "Артурым анда! Күнеп беттек дисәм, алдармын

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев