Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җиңел моторлы самолет очып төшкән: өч кеше һәлак булган, зыян күрүчеләр дә бар

«Cessna-172» җиңел моторлы самолет Татарстанның Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселогы янында очып төшкән.

Өч кеше үлгән, берсе зыян күргән. Җиңел моторлы самолет палаткалы лагерь янына төшкән һәм яна башлаган, дип хәбәр ителә. Бу "112" телеграм-каналы хәбәр итә. "Бизнес Online" һәлак булучыларның өчесе, шул исәптән бала булуын раслады.

ТАСС язганча, җиңел моторлы самолет Лобач тавы янында җимерелгән. Һәлак булучылар арасында - ике олы кеше һәм бер бала. SHOT телеграм-каналы самолет капитаны, әнисе һәм кызы һәлак булган, дип яза. Әтиләре исән - ул авыр хәлдә хастаханәгә озатыла.

РФ Җинаять кодексының 263 нче маддәсе буенча тикшерү үткәрелә ("Һава транспортын эксплуатацияләү һәм хәрәкәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу").

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев