Яшел Үзәнгә Республика клиник онкология диспансерының күчмә маммографы килә
Яшәеш

Яшел Үзәнгә Республика клиник онкология диспансерының күчмә маммографы килә

Диспансеризация үтүчеләр өчен әһәмиятле яңалык.

31 августтан 4 сентябрьгә кадәр 3-нче поликлиника территориясендә (Королев урамы, 9) күчмә маммография комплексы эшләячәк. 

Эш графигы:

  • 31 август (дүшәмбе): 09:00–13:00.
  • 1–4 сентябрь (сишәмбе–җомга): 08:15–13:00

Юлламаны кайдан алырга? 

3-нче поликлиника, 13-нче диспансеризация кабинеты.

Үзегез белән нәрсә алырга?

Паспорт, ОМС полисы һәм СНИЛС – мәҗбүри. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз!

Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе


Нет комментариев