Олы Яке авылында яшәүче Галләмовлар гаиләсендә бергәлек, хезмәт һәм хөрмәт буыннан-буынга күчә.
Бүгенге көндә килен белән каенананың бер түбә астында яшәве сирәк күренеш. Ә инде бергә гомер кичерүне авырлык түгел, ә бәхет дип кабул иткән гаиләләр турында аеруча җылы итеп сөйлисе килә. Олы Яке авылында яшәүче Галләмовлар гаиләсе – әнә шундыйлардан. Аларның өендә һәркемнең үз урыны, үз эше бар. Әмма иң мөһиме – бер-берсенә хөрмәт, ышаныч һәм ярдәм.
Олы Яке авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина да Галләмовлар турында сүз чыккач бары җылы фикерләрен генә әйтә.
– Вәгыйз абый белән Рузалия апа – иң тыныч, тәртипле, күркәм гаиләләрнең берсе. Аларның кем беләндер сүзгә килүен гомумән хәтерләмим. Бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр, – ди ул.
Авылны сайлаган язмыш
Вәгыйз абый белән Рузалия апа икесе дә Олы Яке авылыннан. Ике йорт аша гына күрше булып үскәннәр. Аралары җиде яшь, шуңа да Вәгыйз абый еш кына сөйгәненә: «Мин сине карап үстердем», – дип шаярта.
Мәктәпне тәмамлагач, Рузалия апа кулинария училищесына кереп, пешекче һөнәрен үзләштерә. Ике ел очрашып йөргәннән соң, яшьләр гаилә кора. Ул вакытта Рузалия апаның шәһәрдә калу теләге дә була. Вәгыйз абыйның исә авылдан китәсе килми. Осиновода төпләнеп, теплицада эшләү турында да уйлыйлар. Әмма, ахыр чиктә, авылны сайлыйлар. Һәм бу карарга икесе дә һич кенә дә үкенми.

Олы Яке җирлегенең гөрләп торган совхозына эшкә урнашалар. Инде әти-әни булабыз дип шатланып йөргәндә, сабый туганда ук вафат була. Яшьләр язмыш сынавын кичереп, алга атлый. Рузалия апа совхозда эшли, уллары тугач, декрет ялыннан соң, балалар бакчасына тәрбияче булып чыга. Аннан тагын ике уллары дөньяга килә. Бакчада эш беткәч, кабат совхозга – яшелчәчелеккә кайта.
– Дүрт ул таптым, өчесен үстердек. Вәгыйз кыз көткән иде инде. Аллаһка шөкер, улларыбыз әйбәт, киленнәребез тагын да яхшырак. Алты оныгыбыз бар, – дип елмая ул.
Вәгыйз абый да гомер буе механизатор булып, яшелчәчелектә хезмәт куя. Совхоз таркалгач, Маевкага барып эшли.
Өйне дә, тормышны да бергә күтәргәннәр
Яшь гаилә башта ел ярымлап әти-әниләре белән яши. Аннары совхоз биргән фатирга күчәләр. Анда ике елдан артык гомер итәләр. Әмма күңел җиргә, үз йортларына тарта. Авылда иске өй сатып алып, шул урында яңасын торгыза башлыйлар.
– Елдан артык салдык. Әниләр булышты, туганнар ярдәм итте. Икебез дә ат урынына эшләдек. Йортны күтәреп бетергәч, калган барлык эшләрне ирем белән икәү башкардык, – дип искә ала Рузалия апа.
Гаилә өчен хезмәт гадәти тормыш рәвешенә әверелә. Өчәр сыер асрыйлар, күп итеп яшелчә утырталар, артыгын саталар. Бүген инде элеккеге кебек зур хуҗалык юк. Шулай да мал-туар асраудан туктамыйлар: бер сыерлары, бозаулары бар. Сөт ризыкларыннан үзләреннән артканын тапшыралар, литрын 24 сумнан кабул итәләр.

«Куып чыгарсагыз да, китмим»
Галләмовларның төпчек уллары Айгиз Гөлия белән гаилә коргач, күп яшьләр кебек, калага юл тота. Өч еллап шәһәрдә гомер итәләр. Гөлия декретка чыккач, авылга кайта. Авылда, әти-әни янәшәсендә бала үстерүләре күпкә җиңел, эшкә чыккач та алар булыша, бакчага йөртә. Яшьләр исә иртән шәһәргә китә, кич кайта. «Баланың үскәнен күрмәдек тә», – ди Гөлия.
Инде икенче тапкыр декретка чыккач, шәһәргә китү теләге бөтенләй сүнә. Авылда төпләнеп калалар.
– Куып чыгарсагыз да китмим инде мин моннан дидем, – дип көлә Гөлия.
Бүген авылга кайтуларына ун еллап вакыт үткән. Гөлия мәктәптә башлангыч сыйныфларда укыта. Ә Галләмовлар гаиләсенә килен булып төшүенә чын күңелдән сөенә. Һәм ул елларны бүгенгедәй хәтерли.
Кыскартып урнаштырылды. Тулаем мәкаләне газетабызның 32нче (21.08.2026) санында укырга мөмкин.
Нет комментариев