***
Мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән чара авыл халкына күтәренке кәеф һәм матур мизгелләр бүләк итте. Концерт барышында җыр-биюләр, музыкаль һәм күңел ачу номерлары тәкъдим ителде.
– Һәр чыгыш җылы алкышларга күмелде. Бәйрәм кичәсе авыл халкын бер мәйданга җыеп, күңелле аралашу һәм ял итү мөмкинлеге бирде, – дип сөйли Акъегет авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.
«Без — авыл балалары» концерты матур чыгышлар, җылы атмосфера һәм күтәренке кәеф белән истә калды.
Нет комментариев