Ышыкланыр урын бар. Ә без аннан файдаланырга әзерме соң?
Яшәеш

Ышыкланыр урын бар. Ә без аннан файдаланырга әзерме соң?

Яшел Үзәндә мондый сиреналар соңгы вакытта шактый еш ишетелә. Һәм аның тавышына уянган кеше нишләргә белми, телефонына күз сала, тәрәзәгә карый – ә аннары үз-үзенә бер үк сорауны бирә: хәзер миңа чынлап та караваттан торырга, киенергә һәм каядыр йөгерергә кирәкме?

Дөресен генә әйткәндә, моны һәр төн эшләргә кайсыбыз әзер? Мөгаен, берничәбез генәдер.

Ләкин иминлек таләпләре безнең җайны көйләп оештырылмый. Ул безгә хәзер җылы юрган астыннан чыгарга уңайлымы-юкмы дип сорап тормый. Һәм бүгенге «тревога»ның «учебный»мы, ялгышмы яки чын булырмы икәнен алдан кисәтми. Шуңа күрә, куркыныч туганда ышыкланыр урыннар турындагы мәсьәлә, бүген инде гражданнар оборонасы турындагы иске дәреслекләрдәге язмалар гына түгел, ә кырыс чынбарлык, җәмәгать.

Яшел Үзәндә яшеренү урыннары

Районыбызның торак-коммуналь хуҗалык департаменты һәм идарәче оешмалар мәгълүматлары буенча, бүген Яшел Үзәндә халык сыену урыны сыйфатында файдаланырлык 212 бинадан торган исемлек төзелгән. Ләкин, дөрес аңлагыз: сүз, шәһәрдә кинәт кенә гражданнар оборонасының барлык таләпләре буенча төзелгән 212 тулы канлы сыену урыны барлыкка килүе турында бармый. Яшел Үзәндә заманча таләпләргә туры килә торган җир асты ышыклану корылмалары юк диярлек. Шуңа күрә, исемлеккә халыкка яшеренү өчен кулланып булырдай казып эшләнгән биналар һәм корылмалар кертелде.

фото редакция архивыннан

Гамәлдәге ГОСТ биналарның тирәнәйтелгән мәйданнарын кешеләрне зарарлаучы фугас һәм кыйпылчыклардан, төзелеш конструкцияләре ватыкларыннан һәм югарыда урнашкан катларның җимерелүеннән саклау өчен файдалану мөмкинлеген күздә тота. Ләкин монда бер гади нәрсәне аңлау мөһим: теләсә нинди подвал автомат рәвештә тулы канлы сыену урыны була алмый. Конкрет бинаның саклау дәрәҗәсе аның конструктив характеристикаларына, урнашуына, торышына һәм башка параметрларына бәйле. Ягъни, «Укрытие» дигән язу үзеннән-үзе подвалны басып алынмаслык крепостька әйләндерми. Нәкъ менә шуңа күрә, мондый биналарга аек күз белән карарга кирәк – аларны ышыклану урыны буларак кулланырга, әмма кешеләрдә абсолют саклану иллюзиясен тудырмаска.

Метрның уннан алты өлеше – арифметика гына түгел

Бер кешегә ышыклану урынында урнашу мәйданы нормативы 0,6 квадрат метр тәшкил итә. Беренче карашка, әлеге «уннан алты» нәрсә инде ул? Ә хәзер берьюлы берничә дистә кеше сыярга тиешле бинаны күз алдына китерегез. Һәм менә монда, ни өчен ишеккә «Укрытие» табличкасын кую гына җитмәве аңлашыла инде. Аның кайда икәнлеген дә, анда ничек эләгергә икәнен дә, ишеген кем ачуын да, керү юлының буш булуын да белергә кирәк. Һәм, ниһаять, аның якын тирәсендә яшәүчеләрнең барысы да сыячакмы? Нәкъ менә шуңа күрә, исемлекне төзү генә түгел, аны тикшерү дә зур әһәмияткә ия. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе Яшел Үзәндә, бездә булган мәгълүматларга караганда, 48 яшеренү урынын тикшергәннәр инде. Эш дәвам итә.

карточка

Ә тётя Нюра өйдә булмаса?

Менә монда иң кызыгы башлана. Йортларда яшеренү урыннарына махсус билгеләр һәм юнәлеш күрсәткечләре куела. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан, тревога очрагында кеше тиз арада кая барырга кирәклеген аңласын өчен, тиешле стилистика эшләнде. Табличкада, кагыйдә буларак, ачкычның кайсы фатирда булуы күрсәтелгән. Һәм менә шунда җитди мәсьәлә туарга мөмкин. Әгәр бу фатирның хуҗасы төнлә өйдә булмаса? Әгәр дә ул кеше каядыр киткән булса? Әгәр ул авырса? Ә гомумән, физик яктан ишекне ача алмаслык өлкән яшьтәге кеше булса?

Күптән түгел ТКХ департаментына, биредә эшләүчеләр сөйләвенчә, өлкән яшьтәге ханымнар килгән һәм: «Ә ачкычлар кайда ятачак?» – дип, җитди сорау биргәннәр. Ә Нюра апа өйдә булмаса?»

Җәмәгать, әйдәгез, килешик: ышыклану урыны – ул бердәнбер ачкычы җаваплы бер кешедә сакланган затның фатиры түгел. Ачкыч кешеләрдә булырга тиеш. Ә кайда да булса билгесезлектә түгел. Әгәр дубликатлар ясарга мөмкин икән – эшләгез. Гади ачкыч берничә йөз сум тора. Өч йөз сум, әлбәттә, акча. Әмма, гомерне саклап калу мәсьәләсе туганда, ябык ишек каршында басып торуга караганда арзанрак. Ә запас ачкычларны кайда сакларга һәм алар өчен кем җавап бирәчәге турында күршеләр, бина өчен җаваплы идарәче компания белән алдан хәл итү яхшырак. Чөнки, безнең яраткан «соңыннан ачыкларбыз» системасы беренче очракка кадәр генә ярый.

Аннары башлана: ачкыч Петровта. Петров эштә. Иванов ачкычны күргән, ләкин кайда икәнен хәтерләми. Ә ишек, шул мизгелдә, тора. Дәшми дә, ачылмый да. Һәм беркемне дә коткармый да. Шуңа күрә, бастырып әйтәм: җәмәгать, моны халык үзе хәл итәргә тиеш, аңлыйсызмы? Әлбәттә, идарәче компания белән килештерергә кирәк, әмма кабул ителгән карар, ахыргы сүз сезнеке – бу җайлы да, аннары сорау да, җаваплылык та үзегездән.

Мәкаләне тулаем газетабызның 32нче (21.08.2026) санында укырга мөмкин.


Нет комментариев