Татарстанлыларның аерым категорияләре билгеле казанышлары өчен айлык өстәмә матди ярдәм ала ала. Мондый ярдәм чарасына кемнәр дәгъва итә алуы турында «Татар-информ» хәбәр итә.
Бу очракта түләү күләме кешенең казанышларына бәйле. Атап әйткәндә, социаль пенсия күләменең 415% ы күләмендәге ярдәмгә түбәндәгеләр дәгъва итә ала:
- ССРБ һәм Россия Геройлары;
- Социалистик Хезмәт Геройлары һәм РФ Хезмәт Геройлары;
- Изге апостол Андрей Первозванный, Изге Георгий I дәрәҗә, Данның өч дәрәҗәсе, «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» I дәрәҗә орденнары яки Изге Георгий орденының аерымлык билгесе – дүртенче дәрәҗә Георгий Тәресе белән бүләкләнгәннәр.

2026 елда социаль пенсия 9424,12 сум тәшкил итүен исәпкә алганда, түләү күләме 39 110 сумга тигез. Социаль пенсиянең 375% ы күләмендәге түләү (35 340 сум) Изге Георгий II дәрәҗә ордены белән бүләкләнгән гражданнар ала ала.
330% лык түләү (31 099 сум) Ленин, Изге Георгий III дәрәҗә, «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» II, III һәм IV дәрәҗә, Батырлык һәм «Шәхси батырлык өчен» орденнары белән бүләкләнгәннәргә, шулай ук ССРБ һәм РФ дәүләт премияләре лауреатларына карый.
Социаль пенсиянең 250% ы күләмендәге түләү (23 560 сум) өченче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены, өченче дәрәҗә «ССРБ Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» ордены, Изге Георгий IV дәрәҗә ордены белән бүләкләнгәннәргә, шулай ук Олимпия, Паралимпия һәм Сурдлимпия уеннары чемпионнарына һәм аларның тренерларына түләнә.
Нет комментариев