Татарстанда, Россиянең башка берничә төбәгендәге кебек үк, озын гомерле никах өчен юбилярларга түләүләр каралган. Республикада мондый ярдәм чарасы бары тик Казанда гына гамәлдә, дип күрсәтелгән норматив актларда.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Күпчелек төбәкләрдә түләүләр бергә яшәүнең 50 еллыгына туры килә, кайберләрендә – 60 һәм 70 еллык никахка. Бердәм федераль закон әлегә юк, төбәкләр ярдәм чараларын үзләре билгели.
Иң зур түләүләр – Чиләбе өлкәсендә: никахның 50, 60 һәм 70 еллыгы өчен гаиләләр 50, 100 һәм 150 мең сум ала. ХМАО һәм ЯНАОда, шулай ук Санкт-Петербургта никахның 50 еллыгы өчен 50 мең сум, 70 еллыгы өчен 70 мең сум түлиләр.
Мәскәүдә түләүләр никах вакытына карап 29,6 меңнән 44,4 мең сумга кадәр үзгәрә. Ставрополь краенда «Гаилә кыйммәтләрен саклаган өчен» медаль ияләре 100 мең сум ала. Комида иң югары яшь чиге – никахның 65 еллыгы, түләү 50 мең сумны тәшкил итә.
Сергей Рыбальченко традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өчен мондый түләүләрне федераль дәрәҗәдә кертүне тәкъдим иткән иде.
Нет комментариев