Бердәмлек көче: Татарстаннан МХО зонасына чираттагы гуманитар йөк озатылды
Безнең геройлар

Бердәмлек көче: Татарстаннан МХО зонасына чираттагы гуманитар йөк озатылды

Яшел Үзән районы Новопольский җирлегенең Красницкий авылыннан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк озатылды. Ике КАМАЗга төялгән ярдәмне җыюда республиканың биш район халкы, ветераннар, эшмәкәрләр, меценатлар һәм битараф булмаган кешеләр катнашты. Бу зур эш – тыл белән алгы сызык арасындагы ныклы бәйләнешнең, республика халкының бердәмлеге һәм ярдәмчеллегенең ачык мисалы.

Гуманитар ярдәм арасында хәрбиләр өчен кирәкле күп төрле әйберләр бар. Йөк составына УАЗ автомобиле, мотоцикл, бензопилалар, генераторлар, азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар кертелгән. Ә ярдәмнең иң зур өлешен турельләр тәшкил итә – аларның саны йөздән артык.

Бу җайланмаларны Лаеш районында яшәүче бер ир-егет үз көче белән ясый һәм аларны хәрбиләргә бушлай тапшыра.

– Мин МХОга иң башында ук йөрәк кушуы буенча киттем. Соңрак, сәламәтлегем какшау сәбәпле, хезмәттән азат ителдем, әмма ярдәм итүдән туктамадым. Без, ветераннар, берберебезгә тормышка яраклашырга булышабыз. Әмма, иң беренче чиратта, әлегәчә анда хезмәт итүчеләргә ярдәм итәргә тырышабыз, – диде махсус хәрби операция ветераны Айрат Сабиров (рәсемдә).

– Йөкнең төп өлешен турельләр тәшкил итә. Аларның саны йөздән артык. Турель – хәрбиләргә кирәкле җиһазны урнаштырырга һәм аны уңайлырак юнәлтергә мөмкинлек бирә торган махсус җайланма. Моннан тыш, азык-төлек, УАЗ автомобиле, мотоцикл, бензопилалар, генераторлар һәм башка бик күп кирәк-яраклар бар. Мондый ярдәм күрсәтүчеләр – чын мәгънәсендә зур йөрәкле кешеләр.

Фотода Айрат Сабиров

Гуманитар йөкне озатуны Татарстан Республикасы МХО ветераннары ассоциациясе башлап җибәргән. Әлеге эштә биш район халкы катнашкан. Бердәмлекнең көче дә шунда: һәркем кулыннан килгәнчә өлеш керткәндә, ярдәмнең күләме дә, әһәмияте дә арта. Гуманитар йөкне озатуда катнашкан хәрбиләр дә тылдан килгән ярдәмнең никадәр мөһим булуын ассызыклый.

– Бу булышлык безгә бик кирәк. Анда һәрбер вак-төяк, һәрбер деталь мөһим. Безгә битараф булмыйча, үзеннән өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәт, – диде гуманитар йөкне МХО зонасына үзе алып барачак Сергей Гуляев (икенче рәсемдә). – Юлда якынча 25 сәгать булачакбыз, ял итеп барабыз. Юлда җиңел түгел, әмма безне анда каршы алучы, озатучы төркем булачак. Мин инде биш ай шунда хезмәт итәм. Үзем Ставрополь краеннан.

Гуманитар конвойны озатырга Казаннан Павленковлар гаиләсе дә ике уллары белән килгән. Гаилә хәйрия эшендә актив катнаша, моңа кадәр дә хәрбиләргә ярдәм җибәргәннәр. Гаилә башлыгы Владимир Павленков – МХО ветераны, элек укчы булып хезмәт иткән. Ул Луганск һәм Донецк юнәлешләрендә булган. Хәзер сәламәтлеге белән бәйле рәвештә өйдә. Әмма гаилә ярдәм итү эшеннән читтә калмый. Әти-әниләрнең патриотик кыйммәтләрне балаларына да җиткерүе – бүгенге көндә аеруча әһәмиятле.

Фото редакция архивыннан

– Безнең гаилә өчен Ватанны яклаучыларга ярдәм итү – сүз белән генә әйтелә торган нәрсә түгел. Кулдан килгәнчә булышабыз. Балаларның да бу эштә катнашуы бик мөһим. Кечкенәдән үк бердәм булуның нәрсә икәнен аңлап үссеннәр, – ди Владимир Павленков.

Алексеевский районы вәкиле Парвиз Латыйпов та МХОда хезмәт иткән.

– 2022 елда мобилизация буенча киттем. Икеләнү дигән нәрсә булмады. Биш тапкыр яраландым. Хәзер сәламәтлек буенча хезмәттән азат ителдем. Әмма тылда да тик тормыйбыз. Алга таба да егетләргә булышачакбыз. Җиңү безнең якта булачак! – диде ул.

Фото редакция архивыннан

Гуманитар йөкне озату чарасында яңгыраган фикерләрнең барысы да бер нәрсәне күрсәтә: фронт белән тыл арасындагы бәйләнеш нык һәм теләктәшлек булганда, авырлыкларны җиңү дә җиңелрәк. МХОда хезмәт итүчеләр өчен Татарстаннан килгән һәрбер ярдәм – аларның ялгыз түгел икәнен искәртүче җылы хәбәр. Ә бу зур эшне оештыручылар, йөк җыюда катнашкан район халкы, эшмәкәрләр, меценатлар, ветераннар һәм гади кешеләр өчен – үз өлешеңне кертү, Ватанны яклаучыларга терәк булу мөмкинлеге.

Красницкий авыл җирлегендә башланган бу ярдәм дә республика күләмендәге зур бердәмлекнең бер өлеше. Һәрбер җибәрелгән тартма, һәр бер кирәкле әйбер, һәр техника – анда хезмәт итүчеләргә: «Сез ялгыз түгел, без сезнең белән», – дигән көчле теләктәшлек сүзедер.

Бердәмлек барда – терәк бар. Тыл ярдәм иткәндә, алгы сызыктагы егетләр үзләренең ялгыз түгеллеген тоя. Шуңа күрә изге эшкә өлеш керткән һәр кемгә ихлас рәхмәт!


Нет комментариев