Ун ел санаулы гына вакыт кебек. Әмма шушы вакыт эчендә Бакырчы мәдәният йортында күпме матур истәлекләр, җыр-моң, спектакльләр һәм очрашулар тупланган!
2016 елның 16 августында Бакырчы авылында тантаналы рәвештә яңа клуб бинасы үз ишекләрен ача. Әлеге истәлекле көн уңаеннан мәдәният йортында «Дуслар җыелган җирдә» дип исемләнгән концерт программасы тәкъдим ителде.
Шушы ун ел эчендә ул авылның чын мәгънәсендә мәдәни үзәгенә әверелде. Биредә бик күп спектакльләр сәхнәләштерелде, төрле түгәрәкләр эшләде, концерт программалары әзерләнде, балалар һәм яшьләр өчен төрле чаралар үткәрелде. Ә иң зур казанышларның берсе – «Хәзинә» фольклор коллективы һәм «Ханымнар» җыр-бию төркеме оешуы. Алар коллективлар район һәм республика күләмендәге чараларда актив катнашып, Бакырчы авылының иҗади тормышын танытуга зур өлеш кертә.

СӘНГАТЬ СӨЮЧЕЛӘРНЕ БЕР СӘХНӘ ҖЫЙДЫ
Бәйрәм кичәсендә сәнгатьне, җыр-моңны яраткан авылдашларның олысы-кечесе бер сәхнәгә җыелды. Айгөл Төхбәтуллина, Адилә Госманова, Рүзилә Сафиуллина, Гөлнара Мозаффарова, Фирдәүсә Шәрәфиева моңлы һәм матур җырларын бүләк итте. «Хәзинә» һәм «Ханымнар» коллективларының чыгышлары бәйрәмгә аерым ямь өстәде. Яшүсмерләр заманча биюләре белән сөендерде. Ә бәйрәмнең иң матур бизәкләренең берсе, һичшиксез, балалар чыгышы булды. Алар җәй дәвамында өйрәнгән яңа биюләрен зур осталык белән башкарды. Кичә искиткеч җылы һәм ихлас мохиттә узды. Зал тутырып килгән тамашачылар артистларга кушылып җырлады, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларны көчле алкышларга күмде.
Бәйрәмгә килгән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Юлия Новикова һәм «Идел Аръягы» үзәкләштерелгән клублар системасы җитәкчесе Рамил Гобәйдуллин мәдәният йорты хезмәткәрләренә һәм үзешчән артистларга җылы сүзләрен, ихлас теләкләрен җиткерде.

«БЕЗНЕҢ ӨЧЕН ҺӘР АВЫЛДАШЫБЫЗ КАДЕРЛЕ»
– Безнең өчен һәрвакыт зур таяныч булган иганәчеләребез Әнәс хәзрәт Закировка һәм Әлфия Бәхтияровага аерым рәхмәтебезне белдерәбез. Алар ун ел дә вамында мәдәният йортына зур ярдәм күрсәтте. Әлфия Бәхтиярова булышлыгы белән «Ханымнар» һәм «Хәзинә» коллективларына сәхнә киемнәре алынды, клубның матди-техник базасын ныгытуга зур өлеш кертелде, – дип җиткерде мәдәният йорты мөдире Миләүшә Сәлахиева. – Шушы матур юбилей көнендә җитәкчеләребезгә, иганәчеләребезгә, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларга, мәдәният йортында узган һәр чараны үз иткән авылдашларыбызга зур рәхмәт. Киләчәктә дә бергәләп мәдәният учагыбызны сүндермичә яшәтергә насыйп булсын.
МӘДӘНИЯТ УЧАГЫ СҮНМӘСЕН!
Бакырчы мәдәният йортының кечкенә юбилее – хезмәт эшчәнлегенә нәтиҗә ясау гына түгел, ә киләчәккә яңа максатлар белән карау өчен дә матур сәбәп. Мәдәният учагы һәрвакыт якты янсын! Аның тирәсенә җыр-моңны, сәнгатьне һәм туган авылын яраткан кешеләр җыелып торсын. Бакырчыда әле бик күп күркәм очрашулар, концертлар, спектакльләр һәм истәлекле кичәләр узсын!
Нет комментариев