Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында Татарстанда беренчеләрдән булып «Татар Мальдивлары» ачылды

«Утрау» глэмпинг территориясендә «Татар Мальдивлары» дип аталган ял итү өчен баганалы утрау тәкъдим иттеләр.

Проектның бәясе 130 млн.сум тәшкил итә, шуларның 45 млн. сумы – 2022 елда Ростуризм грантына откан акчалар.
 
Ачылу тантанасында Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, Татарстанда табигый территорияләрне үстерү һәм экотуризм дирекциясе җитәкчесе Оксана Саргина, «Утрау» шәһәр читендәге клубның генераль директоры һәм нигезләүчесе Рөстәм Әюпов катнашты.
 

- Без республикада туризм, эчке продукт, туристик инфраструктура үсеше ягыннан актив дип санаган берничә муниципаль берәмлекне билгеләдек. Яшел Үзән районы аларның берсе. Хәзер биредә 8 инвестиция проекты бар, аларның бер өлеше концепцияне эшләү, икенчеләре җир участогы бүлеп бирү стадиясендә. Шулай итеп, Яшел Үзән районыннан чыкмый гына, төрле урыннарны сайлап, ял итеп була, - диде Саргина.
 
 

Муниципалитет башлыгы Михаил Афанасьев ассызыклаганча, бу уникаль проект, республикада бердәнбер:
 

- Проектның безнең территориядә тормышка ашырылуына бик шатбыз, ул тулысынча экологик, монда ял итү һәм инфодетокс өчен кирәкле бар нәрсә бар.
 

Биредә бассейн, сауна, пляж һәм 4 мең кв.м. мәйданлы яр буе зонасы белән көзгеле 14 яңа су өсте йортлары барлыкка килде. Глэмпинг территориясендә кирәкле инфраструктурасы булган барлыгы 52 йорт бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Яшел Үзән районында Татарстанда беренчеләрдән булып "Татар Мальдивлары" ачылды

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев