Татар эстрадасында үзенең лаеклы урынын булдырган җырчы, композитор һәм оста баянчы Нияз Сафиуллин үз командасы белән биредә яшәүчеләр өчен искиткеч матур концерт программасы тәкъдим итте.
Нияз Сафиуллинның иҗатында җыр һәм баян аеруча җылы яңгырый, ә аның чыгышлары халыкчанлыгы һәм ихласлыгы белән күңелгә үтеп керә. Моңлы җырлар, дәртле көйләр, баян тавышы һәм чын күңелдән чыккан җылы сүзләр — болар барысы да залга бәйрәм рухы алып килде. Тамашачылар да артистларны җылы каршы алып, алкышларга күмде, җырларга кушылып, күңел ачты.
Кешегә шатлык бүләк итүдән дә зуррак игелек юктыр. Бүген Нияз Сафиуллин һәм аның командасы моны тагын бер кат дәлилләде. Мондый матур очрашулар күңелләрдә озак саклансын, ә җыр-моң һәрвакыт кешеләрне берләштерсен!
Нет комментариев