Яшел Үзән йөзүчеләре 25 медаль яулады
Яшәеш

Яшел Үзән йөзүчеләре 25 медаль яулады

19–21 ноябрь көннәрендә Минзәлә шәһәрендә «Мензелинское АТП» ҖЧҖ призларына йөзү буенча республика ярышлары узды.

5нче «Дельфин» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре ярышларда барлыгы 25 медаль яулады. Аларның бишесе – алтын, җидесе – көмеш, 13е – бронза. Спортчылар шулай ук комплекслы йөзү буенча ике катнаш эстафетада призлы урыннарга лаек булды.

Йөзүчеләрне һәм аларның тренерлары Юлия Бәйрәмова, Василина Спиридонова һәм Дамир Гариповны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!

ЯҮМР матбугат хезмәте


Нет комментариев