«Крещение» бәйрәме 19ыннан 21 гыйнварга кадәр бара. Районда ул нигездә 19 гыйнварда 13 чиркәү һәм храмда уздырыла.
Суга чуму йоласын 6 җирдә - Раифа, Ильинское, Осиново авылларында, Зөя утравында, Васильево бистәсендә, Яшел Үзәндә «Бригантина» базасында үтәп була. Болардан кала берничә чиркәү территориясендә аерым сыешлыкларда (бассейн) коенып булачак - Яшел Үзәннең Юность урамындагы, Гәр бистәсе һәм Зөя утравындагы, Ключи авылы чиркәве, Раифа монастыре территориясендә.
Коену урыннары әзер. Бәйрәм итүчеләрнең тынычлыгын Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең 180 хезмәткәре, Казаннан 170 солдат, 10 ОМОН хезмәткәре һәм Яшел Үзәннең 10 форпостчылары саклый. Шулай ук һәр урында медицина хезмәткәрләре кизү торачак.
Бәйрәмнәр тыныч һәм күңелле үтсен.
Нет комментариев