Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гөлназ Асаева белән Виллидан шәп яңалык

Җырчы Вильдан Шәмсетдинов белән Гөлназ Асаевалар гаиләсе бик матур урында йорт җиткезә икән.

«Өебезне инде төзеп бетереп киләләр», – дип, куанычы белән уртаклашкан Гөлназ үзенең сторисларында.

«Без бүген Вильдан белән төзелеш урынына килдек. Инде икенче катын күтәреп киләләр, Аллаһга шөкер. Шундый матур өй булачак! Урманда, шәһәр читендә түгел, ә шәһәрдә! Менә үзебез ничек теләгән идек – барысы да шулай булачак. Әле эше күп, әлбәттә. Шундый матур җирдә булуы сөендерә! Безнең кырыйда гына – нарат урманы, елга ага, ерак та түгел чишмә бар.Алдагы ел ремонт, күченү елы булачак», – дип сөйләгән ул.

Гөлназның төзелешне подписчикларына да күрсәтү теләге булган, әмма ире каршы төшкән.

«Вильдан күрсәтмәскә куша. «Кешегә нәрсәгә кирәк инде ул», – ди. Күченгәч, ремонт ясагач, мин сезгә барысын да рум-тур ясап күрсәтермен», –дип вәгъдә биргән Гөлназ.

Бу хакта Интертат: иң популяр татар сайты яза

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев