ФНСтан хәбәрнамә алмаган салым түләүчеләргә исәпләүләрне үзләренә тикшерергә киңәш итәләр
Яшәеш

ФНСтан хәбәрнамә алмаган салым түләүчеләргә исәпләүләрне үзләренә тикшерергә киңәш итәләр

Физик затларның мөлкәт салымын, транспорт һәм җир салымнарын 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәк, дип искәрттеләр төбәк ФНСында.

Салым хәбәрнамәләрен nalog.gov.ru сайтындагы «Салым түләүченең шәхси кабинеты»ннан яки «Налоги ФЛ» мобиль кушымтасыннан, шулай ук «Дәүләт хезмәтләре»ннән алырга мөмкин. Әгәр россияле электрон сервислардан файдаланмаса, хәбәрнамә почта аша хат белән дә килергә мөмкин. Әгәр хәбәрнамә килмәсә, әмма салым түләүченең салым салына торган мөлке булса, аңа исәпләүләрне үзенә тикшерергә кирәк.

Салымнарны ФНС сайтындагы «Шәхси кабинет» аша, «Налоги ФЛ» мобиль кушымтасы аша, дәүләт хезмәтләре порталында, теләсә кайсы банкта яки почта бүлегендә түләргә мөмкин.

Элегрәк 2,4 миллионнан артык татарстанлының 1 декабрьгә кадәр салымнар түләргә тиешлеге хәбәр ителгән иде. Республиканың баш салым инспекторы эшкуарларга хезмәткәрләр арасында аңлату эше үткәрергә һәм вакытында түләүләрне тәэмин итәргә үтенеч белән мөрәҗәгать итте.

Вечерняя казань


Нет комментариев