Депутатлар сайланды
10 сентябрьдә Яшел Үзән районында җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлау узды.
Сайлау участоклары иртәнге җидедән кичке сигезгә кадәр эшләде. Муниципаль өстәмә тавыш бирү Татарстанның 36 районында Бердәм тавыш бирү көне кысаларында узды. 161 мандатка 545 кандидат дәгъва итте.
– Яшел Үзән районында өстәмә сайлаулар 11 бер мандатлы округ буенча уза, – дип шәрехләде Яшел Үзән территориаль сайлау комиссиясе рәисе Елена Майорова.
Сайлау участокларының берсенә – 11нче мәктәпкә ачылышына килдек. Якшәмбе булуга карамастан, иртән үк тавыш бирергә теләүчеләр бар иде.
Новополька, Олы Ачасыр, Зур Ключи авылларында да бу мөһим чарада халык актив булды. Зур Ключида тавыш бирү ике округ буенча узды. Никита Клинов сайлауда беренче тапкыр катнашты.
– Минем тавышымның мөһим булуын аңлыйм, чөнки монда тудым һәм авылымның киләчәгенә битараф кала алмыйм, – диде ул.
Һәм тагын бер күңелле күренеш – беренче тапкыр тавыш бирүче һәркемгә ТР Үзәк сайлау комиссиясеннән бүләкләр тапшырылды. Ә өстәмә сайлауларның гомуми нәтиҗәләре түбәндәгечә:
- Васильевода Вячеслав Матвеев – 415 тавыш (84,87%);
- Олы Ачасырда Илнур Саттаров – 51 тавыш (83,61%);
- Зур Ключида 3нче округта Олег Березин – 68 тавыш (63,55%);
- Зур Ключида 6нчы округта Ирина Шәрифҗанова – 95 тавыш (87,96%);
- Осиновода Юрий Харинкин – 584 тавыш (84,15%);
- Новопольскийда Роман Ширманов – 75 тавыш (82,42%);
- Октябрьскийда Денис Карташев – 80 тавыш (62,99%);
- Зөядә Марат Ганеев – 20 тавыш (90,91).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев