Дәүләт торак фонды ТР мәгариф хезмәткәрләренең 19 меңгә якынының торак шартларын яхшыртты
Яшәеш

Дәүләт торак фонды ТР мәгариф хезмәткәрләренең 19 меңгә якынының торак шартларын яхшыртты

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды социаль ипотека программасын гамәлгә ашыруның 21 елы эчендә Татарстанның 139 меңнән артык гаиләсен, шул исәптән 18 857 педагогын льготалы торак белән тәэмин итте.

Көн алдыннан ТР Дәүләт Советына игълан ителгән еллык юлламасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың мәгариф системасында педагогларга төп роль бирелүен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, бурыч – аларның эшчәнлеге өчен уңайлы шартлар тудыру һәм гомумән укытучы һөнәренең абруен күтәрү. Республикада бу юнәлештә комплекслы карарлар кабул ителгән, шул исәптән яшь белгечләргә өстәмә түләү, грантлар һәм торак сертификаты.

Казанның педагогик хезмәткәрләре Миңнеханов карары буенча «Гаилә» микрорайонындагы фатирларны сайлаганда өстенлеккә ия. Биредә хәзерге вакытта 637 фатирлы ике йорт төзелеп беткән, янәшәдә 645 фатирлы тагын ике йорт салына.

Социаль ипотека шартлары 2005 елдан бирле үзгәрешсез калган. Ул Дәүләт торак фонды тарафыннан 28,5 елга кадәр еллык 7% ставка белән бирелә. Программага исәпкә куелганнан соң бала туганда яки уллыкка алганда, бурычны түләү хисабына һәр бала өчен 200 мең сум күләмендә компенсация каралган.

Программада катнашучылар фатирларны «кереп яшә» принцибы буенча ремонт белән алалар: аларда кирәкле сантехника, счетчиклар һәм датчиклар инде урнаштырылган. Социаль ипотеканың өстәмә өстенлеге – фатир бәясенең 10%ыннан башлап беренчел взнос, шулай ук квадрат метр бәясе – ул базар бәясеннән шактый түбән.

Педагогларны торак белән тәэмин итү «Тормыш өчен инфраструктура» милли проектының төп бурычларының берсен – гражданнарның торак белән тәэмин ителешен күтәрүне үтәүгә мөмкинлек бирде.

Татар-информ


Нет комментариев