Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чулпан Йосыпова гаиләсенә ярдәм кирәк: «Бу авыру белән озак көрәшәбез инде»

– Ярты ел саен МРТ уздык. Тик менә соңгы арада чир тагын баш күтәрде...

Җырчы Чулпан Йосыпованың сеңлесе 25 яшьлек Энҗегә ярдәм кирәк. Моннан биш ел элек табиблар башында шеш таба. Ул чакта аңа бик катлаулы операция ясыйлар. Энҗе Казан онкология диспансерында дәвалана. Җырчы бу хакта үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте. “Яшереп кала алмыйм”, ди ул. Без исә Энҗенең әнисе Илсөяр ханым белән сөйләштек. 

– Операциядән соң кызыбыз савыгып китте. Кияүгә чыкты. Кияү белән матур гына яши башладылар. Бар да яхшы иде. Без гел тикшереп тордык. Ярты ел саен МРТ уздык. Тик менә соңгы арада чир тагын баш күтәрде. Энҗедә эпилепсия өянәкләре башланды. Шуннан соң тагын тикшеренә башладык, — ди Илсөяр ханым. – Нәтиҗә сөендермәде. Кызым бик борчыла инде. Елый. Химия курслары узарга дигәннәр иде. Энҗе куркып калды. Мәскәүгә барып дәваланырга җыенабыз. Бар өмет андагы табибларда. Зинһар, булдыра алганча ярдәм итсәгез иде. Баламны бик тә яшәтәсем, авыруларын оныттырасым килә. Булышырга теләүчеләр өчен әнисе Илсөяр Минзян кызы исемендәге 4276 6200 3036 3836 номерлы Саклык банкы картасы 89274481727 телефон номерына беркетелгән.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев