Эльвира белән Анатолийның иң зур хыялы – мөстәкыйль тормышка бер адым якынаю.
Фотолар: Чулпан Гыйсмәтуллина
Кеше өчен үз өең булу – иң табигый теләкләрнең берсе. Ишекне ачып, үз ачкычың белән керү, яраткан кешең белән бергә чәй эчү, иртәгәге көнгә планнар кору, беркая ашыкмыйча, үз кагыйдәләрең буенча яшәү... Күпләр өчен болар гадәти көндәлек тормыш күренешләре генә. Ә менә Эльвира Кәримова белән Анатолий Барсков өчен ул – еллар буе күңелләрендә йөрткән зур хыял, мөстәкыйльлеккә, ирекле тормышка алып баручы иң мөһим максат.
Алар бу хыялларын тормышка ашыру өметен «Чиксез мөмкинлекләр» Бөтенроссия конкурс-премиясе белән дә бәйли. Әлеге бәйге инвалидлыгы булган кешеләрнең казанышларын тану, аларның сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен җәмгыятькә күрсәтү, һәркем өчен ачык һәм уңайлы мохит булдыруга юнәлтелгән инициативаларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә.
Бу конкурста алар «Мөмкинлекләр ачу» трегында, «Ачык команда» номинациясендә катнашып, үз хезмәтләрен күрсәтәчәк, ягъни ашханәдә ничек оста итеп ярымфабрикатлар әзерләүләрен тәкъдим итәчәк.
Бәйге Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Социаль өлкәдә опека мәсьәләләре буенча Совет тарафыннан, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы координациясендә, федераль һәм төбәк башкарма хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар һәм партнерлар катнашында оештырыла.
Шул уңайдан «Яшел Үзән» газетасы журналистлары «Яшел Үзән социаль хезмәт күрсәтү йорты» дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә булып, бәйгедә катнашырга теләк белдергән Эльвира һәм Анатолий белән очрашып, аларның тормыш тарихы, хезмәткә мөнәсәбәте, киләчәккә өметләре һәм иң зур теләкләре белән танышты.
Максатка ирешү – хезмәт аша
Эльвирага – 39, Анатолийга 50 яшь. Алар бер-берсе белән биредә танышкан. Бүген инде тормышларын да, хезмәтләрен дә бергә бәйләгән. Дүртенче ел рәттән «Профтрейд» сәүдә йорты ҖЧҖ ашханәсендә эшлиләр.
Алар бу эшкә «Озатып йөреп яшәү» («Сопровождаемое проживание») программасы кысаларында урнашкан. Бу программа мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә мөстәкыйль тормышка җайлашырга, хезмәт күнекмәләрен ныгытырга, җәмгыятькә якыная барырга ярдәм итә. Эльвира белән Анатолий исә үзләренең эшли, көндәлек мәшәкатьләрне хәл итә һәм киләчәккә планнар кора алуларын инде исбатлаган.
Әлбәттә, аларга үз максатларына ирешү өчен нык тырышырга кирәк. Чөнки хезмәт хакына гына торак сатып алу мөмкин түгел. Бүген фатир бәяләре дә, көндәлек тормыш чыгымнары да кесәгә суга. Шуңа күрә конкурс аларга үзләренең тарихын сөйләргә, җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәргә, ярдәм табарга мөмкинлек бирүче мөһим мәйданчык булып тора. Ә бит Эльвираның тормыш юлы катлаулы булган.
– Миннән әнием бала тудыру йортында ук баш тарткан. Шуңа күрә төрле балалар йортларында тәрбияләндем. Үземнең фатирымны булдыру иң зур теләгемә әйләнде. Әмма ул баш өстендә түбә генә түгел, ә яшәү өчен уңайлы, күңелле, матур урын булсын иде. Яраткан кешем белән беркая ашыкмыйча, үзебезчә яшәргә телим, – ди ул.

Эльвира өчен фатир – гаиләң белән яшәү, киләчәкне үзең планлаштыру мөмкинлеге. Иң мөһиме – тормышың өчен җаваплылыкны үз кулыңа алу.
– Без моңа ирешүнең җиңел түгеллеген беләбез. Әмма ашыкмыйбыз. Әлбәттә, ярдәм булса, без аннан баш тартмас идек, – ди Эльвира. – Без Толя белән 2008 елдан бирле бергә. Законлы никахыбыз булмаса да, интернат безне күптән «өйләндерде».
Мөстәкыйль тормышка әзерләр
Эльвира белән Анатолийның тәҗрибәсе дә бар: фатир арендалап яшәп караганнар. Димәк, үзләре өчен җаваплылык алырга сәләтлеләр.
– Мин сәяхәт итәргә бик яратам. Узган ел Төркиягә барып кайттым. Быел Мисырда булдым. Хәзер башка илләрне дә күрәсем килә. Мәсәлән, Абхазиягә барырга иде. Дөньяда илләр бик күп! Әмма бүген иң мөһиме – тораклы булу. Интернатта яшәү туйдырды, – ди Эльвира.
Аның күзләрендә киләчәккә өмет, яңа урыннар күрү теләге, тормыш белән кызыксыну чагыла. Сәяхәт итү өчен дә ул акчаны үзе эшләп җыйган. Бу – аның тырышлыгының, максатчанлыгының ачык мисалы.

Әмма вакытлыча фатир арендалау алар өчен кулай чишелеш булмаган. Аренда бәяләре югары, ә тотрыклы торак булмаганда киләчәккә ышанычлы планнар кору кыен. Аларга бары тик үзләренең мөмкинлекләрен тормышка ашыру юлында терәк булу кирәк.
Эльвира белән Анатолийның тормышы эш белән генә чикләнми. Алар спортны ярата, төрле ярышларда катнаша. Санкт-Петербург, Тамбов шәһәрләрендә узган ярышларда да катнашканнары булган.
Аларның тормышка карашы сокландыра: хезмәт тә, спорт та, сәяхәт тә, дуслар белән аралашу да бар. Яшәүнең тәмен белеп, һәр көннең кадерен тоеп яшиләр.
«Без аларның хыялы тормышка ашуын телибез»
Яшел Үзән социаль хезмәт күрсәтү йорты директоры Рифат Хәяров белән әлеге учреждениедә яшәүчеләрне мөстәкыйль тормышка әзерләү юнәлешендә башкарылган эшләр турында сөйләштек.

– Безнең төп бурыч – социаль мохиттә үзләре генә яши алмаган кешеләргә ярдәм күрсәтү, алар өчен тиешле яшәү шартлары булдыру һәм шул ук вакытта эшкә сәләтле булганнарга юл күрсәтү, – дип башлады сүзен Рифат Бәшир улы.
– Бу йорт – күпләр өчен даими яшәү урыны. Без көнкүреш ихтыяҗларын кайгырту белән генә чикләнмибез. Аларның аралашуы, иҗади үсеше, спорт белән шөгыльләнүе, хезмәттә катнашуы өчен дә мөмкинлекләр булдырыла.
Директор сүзләренчә, учреждениедә мөстәкыйль тормышка сәләтле кешеләрне аерым игътибар үзәгенә алалар. Аларга эш табарга, хезмәт күнекмәләрен ныгытырга, җәмгыятьтә үз урыннарын табарга булышалар. Бу җәһәттән Эльвира белән Анатолий – уңышлы мисалларның берсе.

– Бу конкурста катнашу – тәрбияләнүчеләребезнең мөмкинлекләрен җәмгыятькә таныту өчен үзенә күрә бер трибуна. Без алар өчен бөтен мәсьәләне үзебез хәл итә алмасак та, максатларына ирешү юлында ярдәм итәбез. Аларның хыялы тормышка ашуын телибез, – ди Рифат Бәшир улы.
Бер теләк – зур мөмкинлекләр
Социаль хезмәт күрсәтү йортында эшләүчеләрнең төп максаты – тәрбияләнүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту, һәр кешенең мөмкинлекләрен ачу. Чөнки һәркемнең тормышы, сәләте, хыялы үзенчәлекле. Кемдер спортта уңышка ирешә, кемдер иҗатта үзен таба, ә кемдер, Эльвира белән Анатолий кебек, үз гаиләсе белән аерым фатирда яшәүне максат итеп куя.
«Чиксез мөмкинлекләр» конкурсының әһәмияте дә нәкъ менә шунда. Ул инвалидлыгы булган кешеләрнең казанышларын күрсәтү белән генә чикләнми, аларның җәмгыятьтә мөстәкыйль яшәүгә, хезмәт итүгә, гаилә коруга, хыялларын тормышка ашыруга хокуклы булуларын тагын бер кат искәртә. Иң мөһиме – аларга мөмкинлекләр бирү, киртәләрне киметү һәм кирәк чакта ярдәм кулы сузу.
Нет комментариев