Киләсе елдан Казанда балаларны карау һәм тәрбияләү өчен ата-аналар түләгән акчаның бер өлешенә өстәмә компенсация кертелергә мөмкин. Башкарма комитетның тиешле карар проекты хәзер коррупциягә каршы экспертиза уза.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Документ нигезендә, әлеге түләү муниципаль балалар бакчаларында укыту-ярдәмче персонал һәм гомумтармак эшче һөнәрләре буенча эшләүче ата-аналарга, шулай ук I һәм II төркем инвалид ата-аналарга һәм бала тәрбияләүче I һәм II төркем инвалид ир яки хатыннарына каралган.
Компенсация күләме ата-аналар тарафыннан түләнгән сумма белән республика һәм муниципаль норматив актларда каралган компенсацияләр арасындагы аерма рәвешендә билгеләнәчәк.
КП Казань
Нет комментариев