Җәббаров Татарстанда урып-җыю кампаниясе барышы турында сөйләде
Яшәеш

Җәббаров Татарстанда урып-җыю кампаниясе барышы турында сөйләде

Татарстанда урып-җыю кампаниясе башланды.

Республиканың 35 районында көзге бодайны сугу эшләре башкарыла, ә алты районда көзге рапс урыла. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Бүгенге көнгә 20 мең гектардан артык иген культуралары һәм 3 мең гектар майлы культуралар сугып алынган. Игеннең уртача уңдырышлылыгы 44 центнер/гектар тәшкил итә. Көзге рапс урымнары мәйданы (32 мең гектар) узган елгы күрсәткечтән ике тапкырга арткан.

Татар-информ


Нет комментариев