Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

20-26 майга йолдызлар фаразы белән танышабыз

Кучкар. Атна башындагы таркаулык атна ахырына җанлылык, оптимистик кәеф һәм дустанәлек белән алышыр. Тырышлыгыгыз җитәкчеләр һәм хезмәттәшләр тарафыннан бәяләнәчәк, әмма эш атнасында бик нык арымаска тырышыгыз. Ял көннәрен шәһәрдән читтә үткәрергә кирәк.

Кучкар. 

Атна башындагы таркаулык атна ахырына җанлылык, оптимистик кәеф һәм  дустанәлек белән алышыр. Тырышлыгыгыз җитәкчеләр һәм хезмәттәшләр тарафыннан бәяләнәчәк, әмма эш атнасында бик нык арымаска тырышыгыз. Ял көннәрен шәһәрдән читтә үткәрергә кирәк.

Үгезбозау.

Бу атнада көчегезнең бер өлешен профессиональ статусыгызны күтәрүгә юнәлтегез. Барысын да түгел, карьера баскычы артык зур басымга түзә алмый. Бар җирдә дә чама яхшы. Чәршәмбе көнне гаиләдә конфликт өчен сәбәп бирмәгез. Эш күплеге сезгә тормышның башка өлкәләрендә дә сәләтегезнең күптөрлелеген күрсәтергә комачауламаячак.

Игезәкләр.

Иҗат сезнең өчен бу атнада яшәү чыганагы булачак. Күбрәк вакытыгызны эшкә бирсәгез, шик һәм борчылуларыгыз әзәер. Эчегезне поштырган авырлыклар һәм киртәләр чигенәчәк һәм максатка юл ачылачак. Җомга яңа башлангычлар һәм искеләрен юк итү өчен уңышлы. Ял көннәрендә иң яхшы ял - табигатьтә.

Кысла. 

Бу атнада тирә-юньдәгеләр сезгә ярдәмгә әзер. Шуңа күрә бу вакытны яңа танышу һәм аралашу өчен кулай. Күптәнге дусларыгыз белән очрашыгыз, бер-берегезгә бик файдалы була аласыз. Ял көннәрен шау-шулы һәм күңелле компаниядә үткәрү яхшырак, эш һәм проблемалар турында сөйләшүдән катгый тыелыгыз.

Арыслан.

Активлыгыгызны һәм тормышны яратуыгызны күрсәтегез. Вакыйгаларны күзәтү һәм инициативаны үз кулыгыздан ычкындырмау мөһим. Эштә көндәшләр булырга мөмкин. Тирә-юньдәгеләргә артык басым ясамагыз, вак-төяккә юл куйсагыз да була. Сишәмбе килгән мөһим мәгълүматны тикшерегез. Җомга көнне шәһәрдән читкә чыгу уңышлы булыр.

Кыз. 

Энергия белән тулы һәм яңа маҗараларга әзер булырсыз, ләкин шуны истә тотарга кирәк: сезнең ирегегез башка кешенең ирексезлеге белән чиктәш. Үзегезчә генә эш итү  җитди конфликтка китерер. Чәршәмбе сүзләр белән сак булыгыз, якын кешегезне рәнҗетү куркынычы бар. Җомга инициатива күрсәтү өчен уңай. Шимбә ерак туганнарыгыздан яңалыклар көтегез, алар көнүзәк проблеманы чишүдә ярдәм итәр.

Үлчәү. 

Бу атнада үзегездән озак куган кайбер мәсьәләләрне чишү мөмкинлеге бар. Үз хәлегезне тыныч кына анализлагыз һәм шул чакта максатка ирешерсез. Сүзләрдә дә, эшләрдә дә сак булырга кирәк. Тирәгездә бәхәсләр булса да, нейтралитет саклагыз. Шимбә көнне барлык эшләрдән һәм көнкүреш проблемаларыннан ял итегез.

Чаян.

 Бу атнада хезмәттә күтәрелү һәм хезмәт хакы арту көтелә. Алдан төзелгән эш планы буталчыклыкны булдырмаска ярдәм итәчәк. Эш күплеге якыннарыгыз белән мөнәсәбәтләргә тәэсир итмәсен. Яраткан кеше белән булырга, кинога барырга яки дачада шашлык пешерергә вакыт табыгыз.

Укчы. 

Бу атнада бөтенләй дөрес якка бармавыгызны һәм сезгә кирәк булмаган кешеләр белән аралашуыгызны аңларсыз. Чәршәмбе ачуыгыз чыгуы мөмкин, ләкин аңа бирешмәү яхшырак.  Барлык авырлыкларны җиңеп, дөрес һәм туры юлга чыгам, дигән позитив дулкынга көйләнегез. Акрын, ләкин дөрес профессиональ үсеш көтелә.

Кәҗәмөгез. 

Дүшәмбе һәм сишәмбе яңа бернәрсә дә - эшләр дә, мөнәсәбәтләр дә башламагыз. Ләкин, сезне борчыган нәрсәләргә уңышлы нокта куеп була. Үзегезгә ошамаган кешеләрне куып җибәрегез һәм икеләнү тудырган авантюраларга кермәгез. Ял көннәрендә дуслар арасында яңа һәм кызыклы кешеләр белән танышу мөмкинлеге бар.

Сукояр.

Кылган эшләрегезгә ышанычыгызны югалтмагыз. Күп кенә планнарны тамырдан карап чыгарга туры киләчәк. Хәзер эштә үзара мөнәсәбәтләрдә дөрес стратегия һәм тактика сайларга кирәк. Киеренкелек артырга мөмкин, бу йөкләмәләр һәм проектлар күләме белән бәйле. Игътибарлы булыгыз, төп нәрсәләргә генә түгел, ә вак-төяккә дә игътибар итегез.

Балык.

Тирә-юньдәгеләрнең сөйләшүләреннән, күз уңына эләккән хәбәрләрдән һәм башка чыганаклардан белеп була торган мәгълүматка игътибарлы булыгыз. Берникадәр вакыттан соң алынган кисәкләр бөтен мозаикага берләшеп, булган хәлләрнең тулы картинасын күрсәтүе мөмкин. Ачуга ирек бирмәгез, мөһим карар кабул итүне атна ахырына кадәр кичектерегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев