#яшелүзәнрайонытуганавылым
-
Карагуҗа авылы җирлегендә 9 май бәйрәмен уздырдылар
Җиребезгә бөек җиңү китергән 9 май бәйрәмен Карагуҗа авылы җирлегендә зурлап бәйрәм иттеләр.
-
Норлат авылында Җиңү көнен елдагыча зур хәзерлек, тантаналы төстә билгеләп үттеләр
Район җитәкчелеге вәкиле, авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров та, вакытлыча хәрби хезмәттән ялга кайткан батыр кызыбыз Рания Сабитова, әлеге көннең аеруча мөһимлеген, ветераннарыбызның бик зур авырлыклар белән үткән җиңү юлын искә алдылар.
-
Яшел Үзән районы авылларында «Җиңү тәрәзәләре» балкый
«Җиңү тәрәзәләре» — ел саен 9 Май алдыннан үткәрелә торган күркәм традиция. Бөтен ил буенча кешеләр үз йортларының тәрәзәләрен бизәп, Ватан геройларының истәлеген хөрмәтли. Бу чара һәр йортта һәм урамнарыбызда бәйрәм рухын тудыра, хәтер чылбырын ныгыта.
-
«Үлемсез полк» акциясе - 9 май Бөек Җиңү бәйрәменең күркәм традицияләренең берсе
«Үлемсез полк» гаилә тарихын белергә, сакларга ярдәм итә.
-
Мулла Иленең сугыш чоры балалары: сынмаган язмышлар
Сугыш... Бу сүзне әйтүгә ук күз алдына кара төтен, янган йортлар, әниләрнең яшь түккән күзләре килеп баса. Тик иң куркынычы – сугышның балалар язмышына үтеп керүе. Ул аларның өмет-хыялларын чәлпәрәмә китерә, бәхетле балачагын урлый.
-
Кири авылында Җиңү митингы узды
Кири авылы һәйкәле янында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы чара үтте.
-
Бишбатман авылында Хәтер митингы узды
Бишбатман авылы һәйкәле янында сугыш кырында ятып калган батыр солдатларыбызны искә алдылар.
-
«Гөлчәчәк» балалар бакчасына йөрүчеләр Олы Ачасырда «Батырлар онытылмый» дип исемләнгән әдәби-музыкаль чыгыш тәкъдим итте
Бүген «Батырлар онытылмый» дип исемләнгән әдәби-музыкаль чыгышын Олы Ачасырда узган митингта «Гөлчәчәк» балалар бакчасына йөрүчеләр тәкъдим итте. Бакча мөдире Миләүшә Төхвәтуллина җитәкчелегендә биредә тәрбияләнүчеләр шигырьләрне сәнгатьле итеп күңелдән сөйләргә өйрәнде, диңгезчеләр биюен кабатлады. Чара җырлар белән үрелеп барды.
-
Косякау авылында да халык Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә салынган һәйкәл янына җыелды
Бөек Җиңүнең 81 еллыгын зурлап каршылау тантаналы чаралары һәр җирлектә, һәр авылда уза. Зурлыгына-кечкенәлегенә карамастан. Чөнки, бу билгеләнми кала торган бәйрәм түгел.
-
Тыл ветераны Рәхимә апа: авыр еллар аша узган язмыш
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81нче язын каршылыйбыз. Ни кызганыч, яу кырында дошманга каршы батырларча көрәшкән ветераннарыбыз сафы елдан-ел сирәгәя. Тыл ветераннары да аз калып бара. Сугыш һәм аннан соңгы авыр елларны үз җилкәсендә күтәргән, балачагы һәм яшьлеге илебезне торгызу өчен хезмәттә узган апа-әбиләребез авылларыбызда инде бармак белән генә санарлык.
-
Районыбызның Зур Өтәк авылында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган митинг узды
Илебез азатлыгы өчен башын салган якташларыбыз, тылда авырлыкларга карамый Җиңүне якынайткан ветераннарыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
-
Күгәйдә «Георгий тасмасы» акциясе үтте
Җиңү бәйрәме алдыннан Күгәй мәдәният йорты хезмәткәрләре авылдашларына Георгий тасмалары таратты.
-
«Өмет» волонтерлар штабы чираттагы гуманитар ярдәмне фронтка җибәрде
Тыл-фронт бердәмлеге Татарстанның һәр почмагында көчле итеп сизелә. Бу юлы да Норлат авылының «Өмет» волонтерлар штабы сугышчыларыбызга чираттагы зур ярдәмне озатты.
-
Тау Иле мәдәният йортында моңлы кичә: «Ышаныч» төркеме хәйрия концерты белән чыгыш ясады
Тау Иле авылында авылдашлар һәм кунаклар өчен чын мәгънәсендә зур вакыйга булды. Авыл мәдәният йорты «Ышаныч» төркеменең хәйрия концертын кабул итте. Бу кичә – бары тик моң, ихласлык, изгелек һәм талант бәйрәме иде.
-
«Халыкның җан авазы – мөнәҗәт»: Кайбыч районы Борындык авылында рухи кичә узды
Кайбыч районының борынгы Борындык авылында рухият һәм гореф-гадәтләргә бай уникаль чара – «Халыкның җан авазы – мөнәҗәт» дип исемләнгән рухи кичә булып узды. Әлеге чара авыл мәдәният йортында оештырылды һәм төрле буын вәкилләрен бергә җыйды.