Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Карагуҗа авылы җирлегендә 9 май бәйрәмен уздырдылар

Җиребезгә бөек җиңү китергән 9 май бәйрәмен Карагуҗа авылы җирлегендә зурлап бәйрәм иттеләр.

Беренчеләрдән булып Олы Күлбаш авылында урнашкан, яуда башын салган авылдашларга дан җырлаучы һәйкәлгә чәчәкләр салдык. Аннан Карагуҗа авылында күмәк көч белән әзерләнгән югары дәрәҗәдәге, матур бәйрәмгә җыйналдык. Китапханә, мәдәният йорты, мәктәп, балалар бакчасы коллективлары искиткеч, тирән эчтәлекле, тетрәндергеч чара күрсәтте. Балаларның матур биюләре, олыларның моңлы җырлары, күздән яшь китергән нәфис сүзләр авылдашларны һәм килгән кунакларны таң калдырды.

Бәйрәм чарасы һәйкәлгә чәчкәләр салганнан соң кабат ике юнәлешкә бүленеп дәвам итте. Авылдашларның бер өлеше сугыш ветераннарының каберенә дога кыларга зиратка юнәлде, бер өлеше исә тыл ветераннарын тәбрикләргә юл тотты.

Җирлегебезнең куанычы, горурлыгы булган депутаты – Ленар Рүзәл улы Хуҗиәһмәтов тарафыннан әзерләнгән һәм дәүләт тарафыннан бирелгән бүләкләрне ияләренә илтеп тапшырдык. Күз яшьләре аша теләнгән изге теләкләр, барып ирешеп, әле күп еллар ярдәм кулы сузып, безне даими сөендереп яшәүче Ленар Рүзәл улы белән берлектә, тыл Ветераннарыбыз исән-сау булып, бәйрәмнәрне бергә каршыларга насыйп булсын!

Ил-көннәребез тыныч, күкләребез аяз, балаларыбыз пар канатлы булып, "Сугыш" – дигән сүзне тарихи китаплардан гына укып, белеп, тик безгә матур тормыш бүләк иткән горур буыныбызны онытмый, аларны зурлап, догачылары булып үссенәр иде!

 Олы Карагуҗа авыл җирлеге башлыгы Гөлчәчәк Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев