Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Тыл ветераны Рәхимә апа: авыр еллар аша узган язмыш

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81нче язын каршылыйбыз. Ни кызганыч, яу кырында дошманга каршы батырларча көрәшкән ветераннарыбыз сафы елдан-ел сирәгәя. Тыл ветераннары да аз калып бара. Сугыш һәм аннан соңгы авыр елларны үз җилкәсендә күтәргән, балачагы һәм яшьлеге илебезне торгызу өчен хезмәттә узган апа-әбиләребез авылларыбызда инде бармак белән генә санарлык.

Күпме авырлыклар, хезмәт һәм югалтулар кичерсәләр дә, алар сынмаган, сыгылмаган. Сабырлыклары, тормышка мәхәббәтләре белән бүген дә безгә үрнәк булып торалар. Шундый каһарман язмышлы кешеләр белән очрашу – үзе бер зур бәхет. Бүгенге газетабыз кунагы да – шундый батыр йөрәкле, авыр сугыш елларын үз күзләре белән күргән, тормышның һәр мизгеленең кадерен белеп яшәгән якташыбыз.

Норлат авылында гомер кичерүче Рәхимә апа Хәйруллина янына килүебез хакында улы Рөстәмгә алдан ук хәбәр иткән идек. Әбекәй безне иртәдән үк зарыгып көткән: ак яулыгын бәйләгән, матур күлмәген кигән. Безне күрүгә чын күңелдән сөенүен сүз белән генә аңлатырлык түгел. 

Рәхимә апа «Яшел Үзән» газетасының тугры укучысы да. 30 ел буена бер генә елны да язылмыйча калмый ул. Бүген дә, 96 яшьтә булуына карамастан, газета битләрен күзлексез кат-кат укый, 3 класс белеме белән сканворд чишә. Моннан тыш, һәр санны җыеп, кадерләп саклап бара. Берсен генә дә алырга ярамый. Һәрнәрсәгә сакчыл карарга өйрәнгән буын шул.

– Кызлар, үзегезне күрергә дә насыйп булды. Кайсы авылдан сез? – дип, каршы алды һәм сорауларын яудыра да башлады. Аның хәтере, зиһене яшьләрнекеннән дә үткенрәк, сөбеханАллаһ!

Рәхимә апа балачак елларын күз яшьләре белән искә алды:

– Ачлыкта, ялангачлыкта үстек, балакайларым. Үлән ашап көн күргән чаклар онытырлык түгел. Норлатта туып үстем. 12 яшемдә үк колхоз эшенә чыктык. Урак урдык, ындыр табагында эшләдек, – ди ул. – Җиңү хәбәрен ишеткән көнне дә яхшы хәтерлим: Мамадыш юлы янында арыш чәчкәннәр иде. Без шуны тырмаларга чыктык. Шулчак Шәмсенур килен йөгереп килеп: «Сугыш бетте!» – дип сөендерде. Без бөтенебез ура кычкырдык, шатлыктан елый-елый кочаклаштык, – дип искә ала әбекәй.

Аның гаиләсендә дә сугыш афәте зур югалтулар калдырган: өч абыйсы фронтка китә, шуларның икесе хәбәрсез югала, берсе генә әйләнеп кайта.

– 26 яшемдә Галимуллага кияүгә чыктым. Ул күршедә генә яши иде. Өч бала таптым, тик берсе туганда ук үлде. Хәзер улым Рөстәм һәм кызым Роза – минем ныклы терәгем, бар шатлыгым. Галимулла күптән инде бакыйлыкка күчте, авырып арабыздан китүенә 27 ел. Гомере буе эшчән, тырыш кеше иде. СМУда плотник булып эшләде, йортлар салды, капкалар ясады, авыл кешеләренә күп ярдәм итте. Гел хезмәт белән яшәде, кул осталыгы белән тирә-якта хөрмәт казанды, – дип сөйли Рәхимә әби.

Рәхимә апа тормыш юлын гел хезмәт белән узган. Жданов колхозында эшләгән, соңрак пекарняда идән юган, бүрек, бияләйләр теккән, совхозда җиләк, карлыган, алма җыйган, гектарлаган җирдә чүп утаган. Шул ук вакытта өйдә дә терлек асраганнар, сыер тотканнар. Әле бозауларын да 90 яшенә җиткәч кенә бетергәннәр. Гомер буе тырыш, сабыр булган акъәбидән бүген дә тормышыннан зарлану, уфтану сүзләрен ишетмәдек: «Авырлыклар күп булды, ләкин яшәргә көч таба белдек», – ди ул елмаеп.

Рәхимә апаның язмышы – сугыш һәм хезмәт еллары аша узган меңләгән авыл хатын-кызларының уртак тарихы. Аларның батырлыгы, сабырлыгы һәм хезмәт сөючәнлеге – безнең өчен олы үрнәк. Рәхимә апа кебек тыл ветераннары алдында баш иябез. Алар кичергән авырлыклар, күрсәткән түземлек һәм Ватанга булган мәхәббәт – киләчәк буыннар өчен якты маяк. Әбекәйгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларының, оныкларының игелеген күреп, әле озак еллар яшәвен телибез. Ә без 100 яшьлек юбилеенда очрашырга сүз куештык. Аллаһ насыйп итсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев