Норлат авылында Җиңү көнен елдагыча зур хәзерлек, тантаналы төстә билгеләп үттеләр
Район җитәкчелеге вәкиле, авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров та, вакытлыча хәрби хезмәттән ялга кайткан батыр кызыбыз Рания Сабитова, әлеге көннең аеруча мөһимлеген, ветераннарыбызның бик зур авырлыклар белән үткән җиңү юлын искә алдылар.
Бүгенге көндә дә, әле тыныч кына яшәп булмый, МХОдагы якташларыбызның язмышы беркемне дә битараф калдырмый, тизрәк ил-көннәребездә тынычлык урнашсын иде, диеп телибез.
Җиңү көне белән тәбрикләп, балалар бакчасы, «Зебра» балалар түгәрәгенә йөрүчеләр, мәктәп, балалар йорты, мәдәният хезмәткәрләренең, "Яшь йөрәкләр" ханымнарының тырышып хәзерләнгән бәйрәм номерларына афәрин! Авылның киләчәге балалар белән, шөкер, сокланырлык буын үсә.
Ә, инде, һәйкәлгә, веноклар, чәчәкләр салучы оешмаларның да күп булуы, эх, район үзәге булырлык, бит, безнең авыл, диеп уйларлык.
Җиңү көне йөрәкләрне чемердәтеп, күңелләрне моңсулаткан "День победы» җырыннан башка буламы ул, быел да Гөлчәчәк Шакирова башкаруында яңгыраган әлеге җыр кабат хисләрне яңартты. Җиңү көненең 81нче язын да авылдашлар шулай искә алып узды!
Розалия Ибраһимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев