Көн темасы
Яшел Үзән юбилеена рәхим итегез!
Иртәгә, 9 сентябрьдә, Яшел Үзән үзенең 85 еллык туган көнен билгеләп үтә. Шәһәр халкына һәм килгән кунакларга менә дигән күңелле бәйрәм программасы әзерләнгән. Инде традициягә кергән авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе, шәһәрнең иҗат коллективлары чыгышы, спорт чаралары булачак. Моннан тыш юбилей көненә нинди яңалыклар кертелгән соң?
Автор җырлары фестивале
Иртәнге 10 сәгатьтән кичке унга кадәр «Маяк» спорт комплексы территориясе Станислав Аршинов исемендәге бард җырлары фестиваленә күмеләчәк. Яшел үзәнлеләр шәһәр һәм республиканың үз җырларын башкаручыларның чыгышларын күрә алачак.
Матурлык дөньяны коткара
Балалар музыка мәктәбе янындагы сәхнәдә 11 сәгатьтә «Татарстан гүзәле»нең Матурлык һәм эстетик үсеш студиясе үз программасын тәкъдим итә. Бирегә килгән тамашачы концерт, мастер-класс һәм башкаларны күрә, ләззәтләнә алачак.
Мемориаль такта ачылу
Ленин урамының 40нчы йорты янында Яшел Үзәннең баш архитекторы Александра Хоринокка мемориаль такта ачылачак. Әлеге җаваплы хезмәттә ул 40 елга якын 1939-1976нчы елларда эшләгән. Нәкъ менә аның ташып торган энергиясе һәм һәр нәрсәгә иҗади килә белүе ярдәмендә шәһәрнең тышкы күренеше төзелә дә инде.
Музыкантлар йорты
Балалар музыка мәктәбе янындагы сәхнәдә 15 сәгатьтә «Музыкантлар приюты» дигән исем астында джаз музыка фестиваленә старт бирелә. Ә шул ук вакытта «Родина» мәдәният сарае янындагы театраль мәйданда Владимир Высоцкийның шәһәрдә чыгыш ясавының 40 еллыгына багышланган концерт күрсәтеләчәк.
Яңа гасырның 17нче елы
«Авангард» спорт комплексы мәйданында 18 сәгатьтә бәйрәмнең рәсми өлеше башланачак. Биредә шәһәр үсешенә бик зур өлеш керткән Яшел Үзәннең 85 яшьлек юбилярларын котлаячаклар. «Иң төзек йорт» бәйгесенә нәтиҗә ясалачак. Моннан тыш Григорий Лепс укучылары, якташларыбыз Данил Буранов һәм Владимир Шнитко чыгыш ясар дип көтелә. Шулай ук Россия эстрадасы йолдызы да бәйрәмгә чакырулы. Кем икәне әлегә сер булып калсын. Яшел Үзәннең 85 еллык юбилей бәйрәме 22 сәгатьтә тәмамлана. Бәйрәм финалына шулай ук сюрприз әзерләнгән. Димәк, 9 сентябрь, Яшел Үзән юбилеенда очрашканга кадәр!
Алия Гаязова, Марат Хәялетдинов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев