«Россия почтасы» - гимназия кунагы
12 апрель - Космонавтика көне. Быел Юрий Гагарин "Восток" корабында беренче тапкыр космоска очканга 55 ел тулды. Юбилей датасын 3нче гимназия укучылары да үзенчәлекле итеп билгеләп узды.
Космонавтика көненең биредә зурлап үтүе юктан гына түгел. 3нче гимназиядә инде 36нчы ел Космонавтика музее эшләп килә. Мондый музей Татарстанның бер генә мәктәбендә дә юк. Әйе, Совет чорында космонавтика музейлары күп булган, хәзерге вакытта инде аларның күбесе юк. Чөнки бездәге музейга нигез салучыларга космонавтика "җене" кагылган, хөрмәткә лаеклы ветеран укытучылар - Любовь Хохлова һәм Людмила Колесникова. Инде олы яшьтә булуларына карамастан, алар һаман сафта, музей белән тыгыз хезмәттәшлек итеп, киңәшләрен биреп торалар. Музейда 3452 экспонат исәпләнә. Гимназия укучылары төрле дәрәҗәдә уздырылган бөтенроссия космонавтика укуларында, конференцияләрендә катнашып, диплом алып, призлы урыннар яулап кайта. Һәр сыйныфта диярлек музей әгъзалары бар. Ул укучыларның музей турында ничек итеп дәртләнеп сөйләгәннәрен ишетсәгез икән! Болар ялгыш кына адашып кергән балалар түгел инде. Аларның бөтен күңелләрен биреп космонавтика белән кызыксынулары күренеп тора.
Быел исә, 12 апрельдә, кунак итеп музейга "Почта России" федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы "Татарстан почтасы" федераль почта элемтәсе идарәсенең җитәкчесе Регина Кузнецова килгән иде. Алар юбилей датасы уңаеннан уникаль марка, конверт һәм календарь штемпеле (монысының вакыты 3 көнлек кенә) чыгарган. Килгән кунаклар тарихка кереп калырлык вакыйганың шаһиты булды: почта карточкасына уникаль календарь штемпель белән басты. Һәм аларга аны бүләк итеп бирделәр. Бу тагын бер кат атаклы космонавт Ю.А.Гагарин истәлеген яктыртучы бер адым.
-Юбилей датасы уңаеннан чыгарылган марка, конвертларны тәкъдим итәргә сезнең музейдан да яхшырак урын таба алмадык. Музей бик ошады, алган тәэсирләрем әйтеп бетергесез, - ди Регина Кузнецова.
Музей әгъзасы булып торган укучылар тормышта берсе дә югалып калмый. Космонавтлар белән очрашу да аларга үз нәтиҗәсен бирә: егет-кызлар максатчан булулары белән аерыла, укуга карашлары үзгәрә, - дип сөйли музей хезмәткәрләре. Димәк, музейның алып барган юнәлеше дөрес.
Алия Гаязова.
Илсөя Завилейская фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев