Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Камал артистлары – Васильевода

Театр оештырылуның датасына карата белгечләр арасында төрле фикерләр булса да, татар театрының 110 еллыгы уңаеннан илебез киңлекләрендә зур һәм артык зур да булмаган чаралар үтә.

Әмма аларның һәркайсы искиткеч җылы, күңелләрне актарып, яңа үрләргә омтылдыручы хисләргә бай, яңа матур эшләргә рухландыручы чаралар. Шундыйларның чираттагысы Васильево бистәсендә узды.
Шунысын әйтергә кирәк, Васильево татарлары күпкә актив һәм милли җанлы. Монда соңгы елларда гына да бистә мәдәният йортында күпме милли чаралар узды. Аларның барысының да башлангычында Васильево мәчете имам-хатибы Рөстәм Вәлиуллин һәм аның фикердәшләре тора. Моннан егерме ел элек башлаган эшенә - динебезне, телебезне үстерүгә зур өлеш кертә шушы фидакарь җан. «Мин булмаса, кем?!» дигән шигарь белән яшәүче.
Татар театрының 110 еллыгына багышланган зур кичәне дә ул оештырды. Узган ел бистә укучылары Г.Камал артисты Фәнис Җиһаншин белән искиткеч тәэсирле кичә уздырган иде. Анда алган кичерешләр, тәэсирләр ел буена күңелне иркәләде. Ә нигә әле шушындый соклангыч кешеләр белән күрешүне бистә күләмендә оештырмаска?!
Васильеволылар гына түгел, Камал театры артистларын яраткан, әмма аларны үзләрендә көтеп ала алмаган Яшел Үзән халкы да зал тутырып килгән иде бирегә. Уен хәлмени, тере артистлар белән якыннан гел очрашып торып булмый, җитмәсә, театрның иң талантлы шәхесләре килгән бит.
Олысы-кечесенең яраткан артисты Әзһәр Шакиров театр тарихы турында шулкадәр гади, әмма биеклеккә күтәреп сөйләде ки, үзең дә көтмәгәндә театр җанатарына әйләнәсең. Чынлап та, рус театрларын императорлар оештырган, бихисап зур күләмдә ярдәм итеп торган. Ә безнең театр гади театраллардан оешкан бит. Һәм ул, халыкның үзе кебек үк, гади, халыкчан. Шуңа да татар театрга, үзен читтән карарга, ишелеп йөри.
Тамашачы «Хуҗа Насретдин» һәм «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектакльләреннән өзекләр генә карап калмады, артистларның аерым сәхнә номерлары белән дә танышты. Әйе, талантлы Камал театры артисты! Еллар буе сәхнә тоткан, халык ихтыяҗы дигән булып, арзанлы җыру җырлап йөрүчеләрне бер монологы, шул монологта җырлаган бер куплет җыры белән бәрә дә ега. Фәнис Җиһанша, Динә Закирова, Раил Шәмсуаров, Гүзәл Гөлвердиева, Ирек Кашапов, Артур Шәйдуллин чыгышлары үзләре генә ни тора! Милләтебез баласы нәкъ менә шулар үрнәгендә үсә дә. Васильево татар мәктәбе укучылары да үзләренең чыгышларын тамашачыга, ә иң беренче чиратта чып-чын, яраткан артистларына күрсәтте - алар ни әйтер бит! Укучы балалар арасында да бүгенге артистларыбызның эшен киләчәктә лаеклы дәвам итәрдәйләре бар. Моны тамашачы алкышлары сөйли.
Васильево бистәсендә яшәүче халыкны мәчет, андагы милли җанлы дин әһелләре һәм татар мәктәбе коллективы туплап тора. Бу уңайдан татар мәктәбенең беренче директоры, гомерен мәгърифәткә багышлаган Мәүлиха Вазыйхованы? атарга кирәк. Мондый шәхесләр булганда сәхнәләребездә үзәккә үтеп керерлек әсәрләр куелыр, тамаша залларыбыз да тулып торыр.
Надия Галимҗанова
Илсөя Завилейская фотолары.

Тулы фоторепортаж: http://yashel-uzan.ru/the-news/item/10664-gkamal-teatryi-artistlaryi-vasilevoda-kunakta.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев