Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстанның төп байлыгы – халкы!»
Соңгы араларда легаль булмаган мигрантлар белән бәйле вакыйгалар бөтен илне тетрәтте. Шул күзлектән караганда, халыклар дуслыгы дигән гыйбарә, әлбәттә, аерым игътибар сорый. Сүз дә юк, тырышабыз гына түгел, бик тә дус яшибез дип, авыз тутырып әйтергә хокукыбыз бар. Гүзәл Минһаҗева Бу 13 ноябрьдә шәһәребездә узган Татарстан Халыклары Ассамблеясенең күчмә утырышында...
Соңгы араларда легаль булмаган мигрантлар белән бәйле вакыйгалар бөтен илне тетрәтте. Шул күзлектән караганда, халыклар дуслыгы дигән гыйбарә, әлбәттә, аерым игътибар сорый. Сүз дә юк, тырышабыз гына түгел, бик тә дус яшибез дип, авыз тутырып әйтергә хокукыбыз бар.
Гүзәл Минһаҗева
Бу 13 ноябрьдә шәһәребездә узган Татарстан Халыклары Ассамблеясенең күчмә утырышында аеруча ачык чагылды. Аны Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды һәм утырышта Татарстан Республикасында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр, ведомствоара эшче төркем җитәкчесе Юрий Камалтынов һәм муниципаль район башлыклары, федераль һәм республика ведомстволары, Татарстан Халыклары Ассамблеясе вәкилләре һәм башка рәсми затлар катнашты.
Фәрит Мөхәммәтшин чараны ачып җибәргәндә сүзен рәхмәттән башлады. Кунакчыл шул безнең Яшел Үзән төбәге. Биредә яшәүче барлык милләт вәкилләре утырыш башланганчы кунакларга үзләренең күңел хәзинәсен ачып салды, алтын кулларының эш нәтиҗәсен күрсәтте.
«Безнең бирегә җыелуыбызның төп сәбәбе - республиканың муниципаль районы тәҗрибәсен өйрәнү», - дип белдерде Фәрит Хәйруллович. Ә өйрәнерлек һәм күрсәтерлек эшләребез бар безнең. Муниципаль район башлыгы Александр Тыгин да сүзен соңгы вакытта күтәрелгән проблемадан - чегәннәр белән эшләүдән башлады. Халыклар дуслыгын ныгытудагы район эшчәнлеге видеосюжетлар белән дә расланды.
Халыклар һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту республикада өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Шәһәр берәмлекләрендә һәм авыл җирлекләрендә моңа аеруча игътибар итәргә кирәк. Кайбер проблемаларны федераль дәрәҗәдә карау да таләп ителә.
Моны утырышта чыгыш ясаган Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Сергей Чепуштанов та, ТР буенча ФСКН идарәсе начальнигы Марс Шабаев та ассызыклады. Икесе дә мигрантлар ягыннан закон бозулар булганда җәзаларның кырыслануын белдерде. Дөрес, русларның бик тә мәгънәле бер әйтеме бар: чит монастырьга үз уставың белән кермиләр. Ә татарда тагын да үткенрәге: кунак булсаң, тыйнак бул, дигән гыйбарә яши. Без бары тик, бер-беребезнең гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп, дус яшәгәндә генә тыныч булачакбыз. Фәрит Мөхәммәтшин белдергәнчә, бу проблемалар ТХАның Координацион Советы утырышында, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгында тикшереләчәк.
Киңәшмә ахырында барлык муниципалитетларда милли дәүләт сәясәте концепциясен тормышка ашыру буенча төгәл планнар булырга тиешлеге ассызыкланды. Утырышта яңгыраган тәкъдимнәр дә ТР Президенты карамагындагы милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр Советына тапшырылачак.
Татарстан Халыклары Ассамблеясе җитәкчелеге районыбызда халыклар дуслыгын ныгытуда зур өлеш кертүчеләргә Ассамблеянең Мактау грамотасын тапшырды. Болар - Венера Андиржанова (массакүләм мәгълүмат чаралары, җәмәгатьчелек белән элемтәләр һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлегенең әйдәп баручы белгече), Валентина Кибец (9нчы лицей директоры, Рус җәмгыяте директоры), Марс Мәгъсүмов (Олы Ачасыр мәктәбе директоры), Салисә Исхакова (7нче мәктәп укытучысы), Наталья Потапова («Воскресенье» ансамбле җитәкчесе), Алмаз Фатыйхов (Яшел Үзән муниципаль районы халык һөнәрчелеге ассоциациясе җитәкчесе).
«Бу өлкәдә тәртип урнаштыруны илебез җитәкчелеге субъект башлыклары һәм муниципаль берәмлек башлыкларына да йөкли. Мәскәү генә барысын да күреп һәм хәл итеп бетерә алмаска мөмкин. Ә район башлыклары, мәсәлән, үз территорияләрендә ниләр булганын барысына караганда да яхшырак белә. Әмма уңышлы нәтиҗәгә бары тик дәүләт, муниципаль җирле үзидарә органнарының, хокук саклау органнарының, Татарстан Халыклары Ассамблеясе, милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләренең бердәм эше белән генә ирешеп була», - диде Фәрит Мөхәммәтшин утырышны йомгаклап.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев