Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Көн темасы

Фото: Яшел Үзәндә янгын сагы ветераннары һәм хезмәткәрләре өчен бәйрәм оештырдылар

Очрашуның сәбәбе - Татарстан Республикасы буенча янгынга каршы хезмәтнең 8нче федераль отряды оешуның 30 еллыгы.

Республиканың гадәттән тыш ведомстволары, муниципаль район, зур завод җитәкчеләре бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары булды.

Бәйрәм рухы ишек төбеннән үк башланды.

"Родина" мәдәният сарае каршында элеккеге янгын техникасыннан алып заманчаларына кадәр куелган иде. Шунда ук балалар конкурслары оештырылды, тынлы оркестр уйнаган мелодияләр тантананы сиздереп торды.

Ә бәйрәм программасының башлануы җыелучылар өчен көтелмәгән сюрпризга әйләнде. Күзләрне чагылдыргыч лазерлы шоу тамашачыларны таң калдырды. Ә отряд җитәкчесе башлыгында хор башкаруындагы җыр аңа тагын да дулкынландыргыч төсмер өстәде.

Иң беренчеләрдән булып җыелучыларны Татарстан Республикасы буенча Россия МЧСының Баш идарә җитәкчесе Рәфис Хәбибуллин тәбрикләде.

- Сезнең отрядның данлы тарихы бар, һәм ул һичшиксез, республика янгын сагының горурлыгы, - диде ул. - Юбилей көнендә чын күңелдән сезгә авыр хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсе һәм алда да 8нче отрядның республикада иң яхшы хезмәтләрнең берсе булып калуына ышанасы килә.

Шундый ук җылы котлауларны Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин һәм 8нче отряд җитәкчесе Зөфәр Хәлиуллин да җиткерде. Иң яхшы һәм лаеклы хезмәткәрләргә һәм ветераннарга ведомство һәм дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Котлау церемониясеннән соң шунда ук Казан дәүләт филаромониясенең атказанган артистлары матур концерт программасы күрсәтте.

Чын профессионалларның дәртле җыр һәм биюләре бәйрәмнең бизәге, соңыннан 8нче отряд хорының тамашачылар белән бергә "Россия" җырын башкаруы финал ноктасы булды.

Белешмә өчен:

Дәүләт янгын хезмәтенең 8нче отряды район һәм шәһәр территориясендәге барлык бүлекчәләрне берләштереп, 1987 елның 17 мартында төзелә.

Тарихи даталары:

1987 ел - 8нче отряд төзелеп, аның составына 53,34,52нче частьләр кертелә. Кизү тору хезмәте оештырыла.

1990 ел - Карамалы Тауда янгын часте төзелә

1993 ел - ПФМК һәм ЗФЗда хәрби янгын частьләре булдырыла

2001 ел - Карамалы Тауда янгын депосына яңа янкорма төзелә

2002 ел - психологик әзерлек һәм җылылык-төтен камерасы ут полосасы төзелә

2003 ел - отряд үзгәртеп корылып, аңа 53,153,154нче частьләр керә һәм Казанның 40,61нче частьләре кушыла.

2006 ел - 8нче отрядка Татарстан Республикасы буенча янгынга каршы федераль хезмәт бүлекчәсе статусы бирелә

2007 ел - яңа өйрәнү-тренировка гарнизон комплексы төзелә

2009 ел - 8нче отряд үзгәртелеп, аңа 13нче ОГПС бүлекчәсе, 53,153,154нче частьләр кушыла

2011 ел - православие часовнясы һәм мөселман гыйбадәтханәсе ачыла

2012 ел - отряд составына тагын 4 часть кертелә

2014 ел - Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга һәйкәл ачыла

2015 ел - янгын сагы музее ачыла

2016 ел - отряд составына яңа бүлекчә - Иннополис шәһәре сагы буенча 8нче часть, шулай ук 111,114,133нче частьләр кертелә.

Хәзерге вакытта 8нче отряд составында 13 бүлекчә исәпләнә. Барлыгы 684 кеше эшли. 61 берәмлек техникасы бар.

8нче отряд хезмәткәрләре яшел үзәнлеләрнең генә түгел, ә республика һәм дөнья масштабындагы чараларда да иминлек булдыра. Мәсәлән Казанның 1000 еллыгы, 2013 елда Җәйге Универсиада.

8нче отряд хезмәткәрләре төрле конкурсларда, ярышларда актив катнаша һәм лауреат исемнәре ала. Отрядта 33 династия эшли. Соңгы 5 елда 68 никах булып, 94 бала туган. Яшь буын тәрбияләүгә зур игътибар бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев