Зәмирә Рәҗәповадан бакча җиләге джемы рецепты
Тәмлетамак

Зәмирә Рәҗәповадан бакча җиләге джемы рецепты

Алып баручы Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова социаль челтәрдәге сәхифәсендә бакча җиләгеннән джем ясау рецепты белән уртаклашкан.

Ингредиентлар: 2 кг җиләк, 1,5 кг шикәр комы, 20 грамм агар-агар, 50 мл су, 1 бал кашыгы лимон кислотасы.

Эш тәртибе:

Җиләкне вакларга һәм шикәр комы кушарга. 30 минут кайнатырга, күбеген җыярга.

Агар-агарга су салып, бүртергә калдырырга.

Җиләк массасына агарны салып, 5 минут кайнатырга.

Әзер массаны коры банкаларга салырга һәм тимер капкач белән ябарга.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»


Нет комментариев