Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Тәмлетамак

Уңган-булган Гөлнара Сибгатуллинадан «үзебезчә, авылча» тәмле коймак рецепты

«Балык тоту бәйгесе» бәйрәмендә коймакны эретелгән ат маенда кыздырдылар. Искиткеч тәмле! Гөлнара ханым аны әзерләү һәм куллану серләре белән дә уртаклашты.

Кирәк:

  • 0,5 л сөт
  • 0,5 л су
  • 1/5 өлеш чүпрә
  • 2 йомырка
  • 0,5 а.к. тоз
  • 3 а.к. шикәр комы
  • 1/3 ст. үсемлек мае

Санап үтелгәннәрне яхшылап болгатып, он салып, куерак итеп коймак камыры әзерләргә. Берәр сәгать чамасы кабартырга һәм табада, гадәттәгечә, кыздырырга.

«Балык тоту бәйгесе» бәйрәмендә коймакны эретелгән ат маенда кыздырдылар. Искиткеч тәмле! Гөлнара ханым аны әзерләү һәм куллану серләре белән дә уртаклашты.

Ат маен тураклап, озак итеп кайнатасың (су салырга түгел, үзен генә). Барлыкка килгән маен агызып аласың. Калган курдагын (кайбер якларда «сызык» диләр), шулай ук, ташларга түгел. Аңардан бик тәмле дөгеле пәрәмәч эчлеге ясарга яки бәрәңге кыздырганда кушарга була.

Илсөя Садыйкова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев