Тузганак яфрагыннан кабымлык
Тәмлетамак

Тузганак яфрагыннан кабымлык

Рецепт.

Фото: ясалма интеллект

БЕР КЕШЕГӘ КИРӘК:

  • тузганак яфрагы – 40 гр
  • кузгалак яфрагы – 20 гр
  • эрбет чикләвеге – 10 гр
  • исле көнбагыш мае – 20 гр
  • черри помидоры – теләк буенча
  • йомшак сыр – 30 гр
  • аз тозлы кызыл балык – 30 гр
  • бер чеметем лимон цедрасы

Тузганак яфракларын ярты сәгатькә салкын суда тотыгыз һәм яхшылап саркытыгыз. Кузгалак һәм тузганак яфракларын бер савытта катнаштырыгыз, эрбет чикләвеге өстәгез. Помидорларны урталай бүлеп (зуррак булса 3-4кә) салыгыз, май кушып, болгатыгыз. Катнашманы тәлинкәгә бушатып, өстенә сыр кисәкләре, юка итеп киселгән балык телемнәре куегыз, лимон цедрасы сибегез.


Нет комментариев