Тузганак яфрагыннан кабымлык
Рецепт.
Фото: ясалма интеллект
Язның иң файдалы үләннәренең берсе – тузганак (одуванчик). Аның чәчәгеннән бик тәмле һәм файдалы бал ясыйбыз инде, бер дә умарта кортларыннан ким түгел. Ә менә, бик кызганыч, яфрагына тиешле игътибарны биреп бетермибез. Әйдәгез, һичьюгы, кабымлыкка булса кушыйк.
Суган белән укропны вак итеп, кыяр, редис һәм төсле кәбестәне нәзек телемләп, сельдерейны кечкенә шакмаклап турарга.
Имбир белән сарымсакны турарга һәм блендер савытына салырга, болгату өчен күрсәтелгән калган ингредиентларны да шунда өстәргә. Бертөрле масса ясарга. Куллану алдыннан тагын бер кат яхшылап болгатырга.
Кирәк (2 кешегә, ә сез үзегез теләгән микъдарда куллана аласыз):
- тузганак яфрагы – 90 гр
- кыяклы суган – 20 гр
- укроп – 5 гр
- кыяр – 20 гр
- редис – 15 гр
- төсле кәбестә (цветная капуста) – 50 гр сельдерей бүлбесе – 15 гр
- бик каты пешмәгән бытбылдык йомыркасы – 5 данә
- зәйтүн мае – 10 гр
Кабымлыкны болгату өчен:
- 6 гр имбир тамыры
- 6 гр сарымсак
- 20 мл соя соусы
- 8 мл лимон согы
- 20 мл алма серкәсе
- зәйтүн мае – 30 мл
Яшелчәләрне тузганак яфраклары белән катнаштырырга һәм 20 гр масса кушып, бутарга. Әзер кабымлыкның өстенә урталай бүленгән бытбылдык йомыркаларын тезәргә һәм зәйтүн мае сипкәләргә.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев