Төрек пиццасы «Лахмаджун»
Рецепт.
Фото: ясалма интеллект
200 мл су, 350-400 гр он, 1әр ч.к. тоз һәм шикәр комы, 2 а.к. үсемлек мае, 1 ч.к. коры чүпрәдән камыр басарга һәм пленка белән томалап, кабарганын көтәргә.
Ул арада 250 гр ит, 1 баш суган, 1 татлы борыч, 1 помидор, 1 тырнак сарымсакны иттарткычтан чыгартып, 1 а.к. киптерелгән үләннәр, тәменчә тоз һәм кызыл борыч кушып, болгатабыз. Фарш каты булса, су өстәгез. Ул ярымсыек булырга, камырга җиңел җәелергә тиеш.
Әзер камырны 6 өлешкә бүлеп, 2-3 мм калынлыкта җәегез. Аны кызган, әмма акрын утта торган коры табага салып, өстенә юка гына итеп фарш катламын җәегез. Капкач астында ике минутлап тотыгыз. Фарш агаргач, җәймәнең аскы ягын күтәртеп карагыз. Әгәр дә ул кызарган икән, димәк лахмаджун әзер. Аларны яссы савытка, бер-берсе өстенә куегыз һәм тирән табак белән каплап тотыгыз. Бу йомшак булсыннар һәм суынмасын өчен кирәк.
Әлеге ризыкны, ит өстенә лимон согы сибеп, петрушка яки кинза яфраклары һәм помидор кисәкләре куеп, рулет итеп төреп ашыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев