Тиз хачапури рецепты
Кайсы гына хуҗабикәнең гаиләсен тиз һәм тәмле ризыклар белән сыйлыйсы килми икән?! Менә әлеге рецепт шундыйлардан.
Фото: ясалма интеллект
КИРӘК:
- 1 ст. кефир
- 0,5 ч.к. сода (аш серкәсе ярдәмендә сүндерергә)
- 0,5 ч.к. тоз
- 0,5 ч.к. шикәр комы
- 2,5-3 ст. он
- 200 гр эремчек
- 120-150 гр сыр
- 2 тырнак сарымсак
- үсемлек мае (кыздыру өчен)
Кефирга тоз, шикәр комы, сүндерелгән сода кушып болгатырга, аннары он салып камыр ясарга. Пленка белән каплап яки төреп, 15-20 минут тотарга.
Эчлек өчен сырны вак кыргычтан уарга, эремчек, бер чеметем тоз һәм пресстан чыгарткан сарымсакны – барысын бергә болгатырга. Эчлекне дә, камырны да тигез дүрт өлешкә бүләргә.
Камырны җәеп, бер ягына эчлекне салырга һәм икенче ягы белән каплап, эчендә һава калдырмаска тырышып, кырыйларын яхшылап беркетергә. Учыгыз яки уклау белән өстен баскаларга.
Ярты стакан майда, ике яклап, табада кыздырырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев