Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Тәмлетамак

Ташкабактан аджика

Бераз гына татлы тәме булган һәм гадәти аджика кебек үк «яндырмый» торган әлеге тәмле кабымлык рецепты, ташкабак күп, әмма «икра»сын инде ясыйсы килмәгән очракта, шәп вариант. Аны ит, бәрәңге белән һәм ипигә генә ягып ашасаң да бик тәмле.

Фото: ясалма интеллект

ИНГРЕДИЕНТЛАР:

  • 2 кг ташкабак
  • 500 гр помидор
  • 250 гр татлы борыч
  • 1 баш сарымсак
  • 1 кузак әче борыч
  • 100 мл үсемлек мае
  • 50 мл 9%лы аш серкәсе
  • 1,5 а.к. тоз
  • 3 а.к. шикәр комы

Ташкабак, помидор һәм татлы борычны блендерда вакларга яки иттарткычтан чыгартырга. Үсемлек мае, тоз, шикәр комы белән болгатып, кайнап чыкканнан соң 50-60 минут акрын утта пешерергә. Әзер булырга 5 минут кала, чыгартылган сарымсак белән әче борычны һәм аш серкәсе өстәргә.

Кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкачлап куярга.

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев